Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Майнкрафт» уенында шәһәрнең иң матур архитектура объектын ясаучыга Түбән Кама мэры бүләк тапшырачак

Социаль челтәрләрдә Түбән Кама буенча Җәмигъ мәчете алда бара.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин «Майнкрафт» уенында шәһәрнең иң матур архитектура объектын ясаган кешегә шәхси бүләк тапшырачак. Бу турыда Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Социаль челтәрләрдә Түбән Кама буенча Җәмигъ мәчете алда бара. Шулай ук бәйгедә Воскресения Христова гыйбадәтханәсе, Кызыл Чишмә бистәсе яры буе, шәһәр музее, «Гаилә» паркы һәм Яшь тамашачы театры тәкъдим ителгән. Моннан тыш, теләүчеләр уенда шәһәрнең башка истәлекле урыннарын да ясый ала.

Түбән Кама муниципаль район Советы җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Яна Комарова-Енькова билгеләп үткәнчә, бәйге нәтиҗәләреннән тыш, уен дөньясында төзелгән Түбән Каманың иң матур архитектура объекты да сайланачак. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин шәһәрнең истәлекле урыннарының иң яхшы моделен булдыручыга шәхси бүләк тапшырачак.

Турнир 7 августка кадәр барачак, анда теләге булган һәркем кушыла ала.

Фото: Түбән Каманың рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев