Туган як

Лемаев мәйданында интерактив программалар бара

Түбән Камада Н.В.Лемаев исемендәге мәйданда тематик интерактив мәйданчыклар эшли.

Беренче тапкыр алар 2021 елда күрсәтелгән иде, быел бу традицияне дәвам итәргә булганнар.

Түбәнкамалыларга ачык һавада музей, фотозоналар, кырда аш-су пешерү, Бөек Ватан сугышы чорындагы экспонатларның мобиль күргәзмәсе, сәнгать-документаль, китаплар һәм фотолар күргәзмәләре, «Ачык микрофон» мәйданчыгы һәм «Была весна – весна Победы» дип аталган сәхнә мәйданчыгында концерт тәкъдим ителде.

Бәйрәмдә уеннарында, викториналарда һәм мастер-классларда катнашырга була.

Чара 14.00 сәгатькә кадәр барачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: