Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Лагерьларга путевканы алдан алып куегыз

Быел Түбән Кама муниципаль районында балалар өчен «Заря», «Зәңгәр күл», «Юность», «Чайка», «Олимпиец» сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәк.

Балаларын «Заря» һәм «Зәңгәр күл»дә ял иттерергә теләгән бюджет өлкәсендә эшләүче ата-аналар 18 көнлек бер смена өчен 4193 сум, 21 көнлеге өчен 4908 сум түләргә тиеш була. Башка оешмалар һәм предприятиеләрдә хезмәт куючыларга бәя 5591 һәм 6544 сум тәшкил итә. Күп балалы, аз керемле, үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алучы инвалид балалары булган гаиләләр, шулай ук авылда яшәүче, ятим, әтисе яки әнисе генә тәрбиясендә булган балалар өчен ял 2096 һәм 2454 сумга төшәчәк.  «Заря» лагерена путевка сатып алу өчен – Актүбә урамындагы 6 нчы йортның 311 нче бүлмәсенә (телефон: 43-08-42); «Зәңгәр күл»не сайласагыз, Красный Ключ бистәсенең Советская урамындагы 33 нче йортка (телефон: 45-71-48) мөрәҗәгать итәргә була. 
«Юность», «Чайка», «Олимпиец» лагерьларында аларны шефлыкка алган предприятиеләрдә эшләүче ата-аналарның балалары ял итә ала. Путевкаларның бер өлеше бюджет өлкәсендә хезмәт куючы ата-аналар балаларына бирелә. «Юность» һәм «Олимпиец» лагерьларына взнос күләме 6544 сум, «Чайка»га 10500 сум тәшкил итә. Бу сәламәтләндерү учреждениеләре караган предприятиеләрдә эшләмәүче ата-аналар үз балаларын «Юность», «Чайка», «Олимпиец» лагерьларына җибәрергә теләсәләр, путевка бәясен тулысынча түләргә туры киләчәк. «Юность» һәм «Олимпиец» лагерьлары турында «Нефтехимик» спорт клубында (Җиңүнең 30 еллыгы урамы, 8 а йорт, 2 нче кат; телефон: 36-84-00), «Чайка» лагере турында СБО «Шинник» (Вахитов урамы, 19 нчы йорт, 2 нче кат, телефон: 43-41-22) белешеп була. 
Бушлай ял итү хокукына уртача кереме яшәү минимумыннан  ким булган гаиләдә, социаль яктан кыен хәлдә булган гаиләдә яшәүче, балалар йортларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүче, опекага алынган, үзенә хезмәт күрсәтә алган инвалид, качаклар гаиләсеннән булган 7-15 яшьлек балалар ия. Боларны дәлилләүче документлар булырга тиеш. Путевка алу өчен Актүбә урамындагы 6 нчы йортның 311 нче бүлмәсенә (телефон: 43-08-42) мөрәҗәгать итәргә була.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев