Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Көзгедәй шома булды юллары

Узган җомгада Шинчылар урамындагы 44нче йортта яшәүчеләр үз ишег-алларының өр-яңадан ясалуын тантаналы төстә билгеләп үттеләр. 2305 түбәнкамалы яши торган бу йорт һәм шулай ук, янәшәдәге 46нчы, 56нчы йортлар ишегалларында барлыгы 110 мең 694 квадрат метр юл өр-яңадан ясалган. Беррәттән, машина кую өчен 75 урын көйләнгән, шулай ук, ишегалларындагы җәяүлеләр юлы,...

Узган җомгада Шинчылар урамындагы 44нче йортта яшәүчеләр үз ишег-алларының өр-яңадан ясалуын тантаналы төстә билгеләп үттеләр.
2305 түбәнкамалы яши торган бу йорт һәм шулай ук, янәшәдәге 46нчы, 56нчы йортлар ишегалларында барлыгы 110 мең 694 квадрат метр юл өр-яңадан ясалган. Беррәттән, машина кую өчен 75 урын көйләнгән, шулай ук, ишегалларындагы җәяүлеләр юлы, подъезд аллары да ремонтланган.
Шәһәр тарихына гаҗәеп олы вакыйга булып кереп калачак ишегалды юлын яңартуны 44нче йорттагыларның зурлап билгеләп үтүе аңлашыла, чөнки алар бу мизгелләрне гомерләре буе үтә дә зур сабырлык вә түземлек белән көтеп алганнар бит. Бәйрәмгә шәһәр мэры, муниципаль район башлыгы Айдар Метшинның һ.б. җитәкчеләрнең көтелүе бу тантананы ел буе истә тотарлык, соңыннан да сагынып сөйләрлек вакыйгага әйләндерде.
Башлыкны көткән арада, бала-чага ишегалдында аркан тартышты, шахмат, шашка ярышында, башка спорт уеннарында катнашты. Ачык һавадагы сәхнә каршына тезелгән утыргычлардагы халык шәһәребез үзешчәннәре чыгышын тыңлады. Мәдә-ният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбәракшина җитәкчелегендәге шәһә-ребез артистлары халыкта бәйрәм рухы тудырып, үзләренең дәртле җырларын яңгыраттылар. Сүз уңаеннан, тамашачыларга үз җырларын бүләк итүчеләр арасында шушы 44нче йортта яшәүче җырчы Галина Сабирова да бар иде...
«Метшин килә» дигән хәбәр ишетелүгә, малайлар дәррәү кубып, көзгедәй шома тигез юл буйлап йорт аркасына таба ыргылдылар. Сәбәбе бик җитди булып чыкты - шәһәр мэрыннан автограф алып калырга, селфи ясарга ашыгулары икән. Айдар Метшин малайлар кулындагы тупларга автографын да калдырды, үзе белән фотога төшү бәхете дә бүләк итте. Селфи белән башлары әйләнгән балалар, яшьләр Метшинны сәхнәгә кадәр диярлек озата бардылар.
Ишегаллары танымаслык булып үзгәргән, матурланган халыкны Айдар Метшин шушы үтә дә әһәмиятле вакыйга уңаеннан котлады. Йортта яшәүче активистларга, шулай ук, биредә юл салуда эшләгән «Алексеевскдорстрой» компаниясе эшчеләренә, чәчәк бәйләме белән бергә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай итеп, ниһаять, миллиардларча сум табыш ала торган нефть һәм химия предприятиеләре белән шыплап тулган шәһәребездәге Шинчылар урамының халык иң күп яши торган 44нче һәм, шулай ук, 46нчы, 56нчы йортлар ишегаллары июнь азагына өр-яңадан ясалды. Димәк, бу йорт-лардагы бәхетле кешеләр хәзер көзгедәй шома юллардан йөриячәкләр. Бу бәхетлеләр янына, мөгаен, тиздән тагын 50дән артык ишегалды аша үтеп йөрүчеләр дә өстәлер, чөнки ул ишегалларындагы юлларда да капиталь ремонт бара, ди. Ә гомумән алганда, быел Түбән Камада 100дән артык ишегалды юлларын яңартырга ниятлиләр икән. Быел юллары ремонтланачак ишегаллары исемлегенә эләккәннәребез сабыр гына ул мизгелләрне көтә. Утыз-кырык ел түзгәнне, бер-ике ай гына көтәргә була, бары тик акчасы һәм чират дигәне генә җитсен безнең ишегаллары юлларын ясатырга да...
Фирая МОРАТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X