Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кыш бабай – юл хәрәкәте сагында

Юл иминлеге хезмәткәрләренең төп эше юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучыларны тоткарлау һәм җәзага тарту, дип уйлаучылар тирән ялгыша. Алар юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмый калу юнәлешендә дә зур эш башкаралар. Шәһәребездә шуңа кагылышлы акцияләр булгалап тора. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан еш уздырыла торган үзенчәлекле акцияләрнең берсе монысында Бакый Урманче урамында оештырылды. Кыш бабай...

Юл иминлеге хезмәткәрләренең төп эше юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучыларны тоткарлау һәм җәзага тарту, дип уйлаучылар тирән ялгыша. Алар юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмый калу юнәлешендә дә зур эш башкаралар. Шәһәребездә шуңа кагылышлы акцияләр булгалап тора.
 
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан еш уздырыла торган үзенчәлекле акцияләрнең берсе монысында Бакый Урманче урамында оештырылды. Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юл-транспорт фаҗигаләренә юл куймаска өндәделәр. Шәһәрнең төп урамнарыннан берсе булган бу урынга 28нче, 29нчы мәктәпләр һәм 2нче гимназия бик якын, шул тирәдә генә «Олимп» сәүдә үзәге, берничә балалар бакчасы, үзәк поч-та урнашкан. Күргәнегезчә, җәяүлеләр һәм транспорт иң күп йөри торган урыннар.
 
Мондый үзенчәлекле акцияне җәяүлеләр дә машина йөртүчеләр дә хуплады. Күп кенә автомобиль йөртүчеләр Кыш бабай һәм Кар кызы яныннан узганда, теләктәшлек күрсәтеп, сигнал бирделәр, туктап, алар белән истәлеккә фотога төшүчеләр дә дә булды.
 
Акция «Эверест Авто» сервис үзәге, «ЛюМарк» PR-агентлыгы, «Имплант-Дент» теш дәвалау клиникасы ярдәме белән оештырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X