Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Кыенлыклар булса да, күңел күтәренке»

Узган гасырның 90 нчы еллары, нефтехимиклар телестудиясеннән бер оператор егетне хаҗга бару төркеменә керткәннәр иде. Ул бары тик бер айдан соң гына хаҗ күренешләре, интервьюлар тулы кассета алып кайтып тапшыра алды... Шуннан соң 20 ел үтте. Хәзер хәл бөтенләй башка - бүгенге хаҗилар юлга чыгуга үк кесә телефоныннан яңалыкларын җиткерә...

Узган гасырның 90 нчы еллары, нефтехимиклар телестудиясеннән бер оператор егетне хаҗга бару төркеменә керткәннәр иде. Ул бары тик бер айдан соң гына хаҗ күренешләре, интервьюлар тулы кассета алып кайтып тапшыра алды... Шуннан соң 20 ел үтте. Хәзер хәл бөтенләй башка - бүгенге хаҗилар юлга чыгуга үк кесә телефоныннан яңалыкларын җиткерә ала. Түбән Кама төркемендә сәфәр кылучы журналист Нурисә Габдуллина (фотода) белән дә берничә тапкыр «ватсап» аша җиңел генә хәбәрләштек. Ул фотолар да җибәрде хәтта. Түбәндә кыскача аның язмасын тәкъдим итәбез.
20 август төнендә Мәккәдә идек инде. Икенче көнне ястү намазыннан соң гомрә кылырга киттек. Халык бик күп түгел иде әле, әкренләп агыла башлады. Быел килүчеләр саны 20 процентка артыграк диделәр, шуңа да хаҗ урыннарына күбрәк җәяү йөрергә туры киләчәген кисәттеләр.
Хаҗ үзенчәлекләре турында иртән һәм кичен дин дәресләре үткәрелде. 22 августта Минага экскурсиягә алып бардылар, анда гамәлләрне үткәрү тәртибен аңлаттылар. Шайтан тавында таш ату ничек барасын күрсәттеләр. Ислам белеме булган шоферның автобуста сөйләгәнен җитәкче Габдерәүф хәзрәт тәрҗемәсендә тыңлап бардык.
Тыгыз рәтләрне үткәндә төркем җитәкчесе алдан «ТР Хаҗ фонды»нан бирелгән яшел һәм кызгылт-сары төсләрдәге сумканы күтәреп бара. Аллаһы Тәгаләгә теләкләр җиткереп, җиде тапкыр Кәгъбәтулланы урадык. Алдагы гыйбадәт - зәмзәм суы эчү һәм сәгый кылу. Сәгыйне Сафа һәм Мәрва таулары арасында җиде тапкыр йөреп үтәсе.
Кайбер илләр төркеме бер төрле киемнән һәм Коръән аятьләрен, догаларны җитәкчеләре кычкырып әйтә, төркемдәшләре аның артыннан кабатлый. Ә ирләр рәттән баручы хатын-кызлар өчен коридор ясый. Сәгый кылганда бик сак булырга кирәк, таптап китүләре мөмкин. Шундый вакыйганы сөйләгәннәр иде: бер хаҗиның акчасы төшеп калган, кулын селтәгән дә баруын дәвам иткән, ә ике ир коелган акчаларны җыя башлаган икән, туктатканнар. Чөнки ул сәдака булып ирешә, ә Аллаһның шулай шайтан вәсвәсәсеннән сынавы икән.
Көн дә хаҗилар өстәлеп торганга, халык бик күп. Полиция вәкилләре намаз башланырга бер сәгать ярым кала Әл-Хәрәм мәчетен ябып куялар. Ирләр һәм хатын-кызлар намазны аерым урыннарда укый. Бер көнне урыным Африкадан килгән Рабите исемле хаҗия белән туры килде. Ымлашып, кул хәрәкәтләре белән аралаштык. Намаз беткәч миңа «Аятөл көрси» укырга кирәклеген әйтте, үзе укый башлады да, кабатла дип ымлый миңа.
Инглиз һәм гарәп телләрен белсәң җиңел, әлбәттә. Туклану хәстәрен дә күрәсе бар бит әле, ашамлыкларны кибетләрдән дә алырга туры килә. Мәккәдә укучы якташлар көндезге ашны әзерләп ашата, рәхмәт яусын аларга.Сатуда азык-төлек кыйммәт, сок алабыз, кефирлары бик тәмле. Урамнарда хаҗиларга су, финик, төрле җимешләр өләшәләр һәм бу зур савап санала. Гигиена таләпләре турында бер минутка да онытасы түгел, чөнки чүп-чар күп ташлыйлар, ул урыннарда начар ис сизелә, пластик савытлар аунап ята. Бик кызу, көндез 47 градус тирәсе.
Зур сабырлык кирәк монда. Иртәнге намазга сәгать өченче киткәч үк торабыз. Өлкән яшьтәгеләр бихисап, инвалид коляскасында килүчеләр очрый. Кунакханәләрдә кондиционерлар эшләп тора, шуңа тирә-юньдә төчкерүчеләр күп. Табибларыбызга мөрәҗәгать итәргә мөмкинлекләр бар, тик мондагы даруханәләрдә бәяләр бик кыйммәт. 29нчы августта барлык хаҗилар Минадагы палаткалар шәһәрчегенә күченә. 30нчы августта, төп йолалар көнендә, Гарәфә тавында торалар, таш аталар һәм корбан чалуга керешәләр. Бер көнне Мөздәлифәдә үткәрәчәкбез. Кыенлыклар күп булса да, күңел күтәренке, кәеф яхшы.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев