Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Квартир ачкычы тапшырылды

Бөтендөнья балалар көненә багышланган «Исәнме, сабый!» («Здравствуй, малыш!») чарасы кысаларында һәм «Түбән Каманың 50 еллыгына - 150меңенче бала» шәһәркүләм проектына йомгак ясау йөзеннән, ЗАГСта бәхетле баланың ата-анасына квартир ачкычы тапшыру тантанасы уздырылды. Узган елның 1 декабрендә башланып киткән «Түбән Каманың 50 еллыгына - 150меңенче бала» проектына 333 көннән соң, ягъни...

Бөтендөнья балалар көненә багышланган «Исәнме, сабый!» («Здравствуй, малыш!») чарасы кысаларында һәм «Түбән Каманың 50 еллыгына - 150меңенче бала» шәһәркүләм проектына йомгак ясау йөзеннән, ЗАГСта бәхетле баланың ата-анасына квартир ачкычы тапшыру тантанасы уздырылды.
 
Узган елның 1 декабрендә башланып киткән «Түбән Каманың 50 еллыгына - 150меңенче бала» проектына 333 көннән соң, ягъни шушы елның 28 октябрендә 150меңенче бала булып туган Данияр Галиев нокта куйды.
 
ЗАГСтагы тантанада, бәхет елмайган Галиевләр белән беррәттән, 27 һәм 28 октябрьдә балалары туган гаиләләр дә катнашты. Ул сабыйларга тантаналы шартларда исем кушылып, һәркайсысына үз гомерендәге беренче рәсми документ - туу турында таныклык һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшинның бүләге тапшырылды.
 
- Ике ел элек, медицина хезмәткәрләре көнендә, Түбән Кама оештырылганнан бирле 147 мең бала туганын ачыкладык. Безнең исәпләүләр буенча, бер елга 3 меңгә якын сабый туганлыктан, Түбән Каманың 50 еллыгына 150 меңенче нарасый дөньяга килергә тиеш иде, - дип бу масштаблы проектны уздыру фикеренә ничек килүләре турында сөйләп үтте муниципаль район башлыгы урынбасары, «Түбән Кама хатын-кызлары» җәмәгать оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина.
Башлык урынбасары, бәхетле сабыйны шәһәр җитәкчелеге исеменнән котлап, барлык ата-аналарга һәм аларның балаларына бәхет, сәламәтлек теләде. Түбән Каманың 100 еллыгында бу балаларның да үзләренең 50 яшьлек юбилейларын билгеләячәкләрен телгә алды.
 
«Эссен» гипермаркетлар челтәренең маркетинг буенча директоры Валерий Зевалиев та, үз чиратында, 150 меңенче түбәнкамалыны әлеге проектның төп спонсоры - «Оптовик» җәмгыяте генераль директоры Вадим Махеев исеменнән тәбрикләп, бәхетле сабыйның әти-әнисенә шәһәребездә төзелә торган йорттагы бер бүлмәле квартирның ачкычын тапшырды.
«Нижнекамскнефтехим»да эшләүче Алсу һәм Айдар Галиевләрне, бәхетле уллары Даниярны предприятие җитәкчелеге исеменнән котлап, берләштерелгән профсоюз оешмасы рәисе Әдип Хәйруллин көнкүреш техникасы һәм җиһаз сатып алу өчен сертификат тапшырды.
 
Түбән Каманың беренче баласы булган Сергей Шумский бәхетле малайга вакыт капсуласы тапшырып, Даниярның аны балигълык яшенә җиткәч, ягъни 2034 елның 28 октябрендә генә ачуын һәм, шулай ук, тормышта бик бәхетле булуын теләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев