Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Курыкмаска мөмкин

Domofond.ru порталы экспертлары бәяләгәнчә, Түбән Кама Россиянеӊ иӊ куркынычсыз шәһәрләре унлыгына кергән. Рейтингны билгеләүдә 260 меңгә якын кеше катнашкан. Аларның «Мин куркынычсыз районда яшим һәм төнлә өйгә кайтырга курыкмыйм» дигән сүзләр белән ни дәрәҗәдә килешүләрен 10 баллга кадәр бәяләргә кирәк булган. Яшәүчеләре фикере буенча, Грозный һәм Сочи калалары иң имин...

Domofond.ru порталы экспертлары бәяләгәнчә, Түбән Кама Россиянеӊ иӊ куркынычсыз шәһәрләре унлыгына кергән. Рейтингны билгеләүдә 260 меңгә якын кеше катнашкан. Аларның «Мин куркынычсыз районда яшим һәм төнлә өйгә кайтырга курыкмыйм» дигән сүзләр белән ни дәрәҗәдә килешүләрен 10 баллга кадәр бәяләргә кирәк булган.
Яшәүчеләре фикере буенча, Грозный һәм Сочи калалары иң имин икән. Бәяләмәләрдә җирле халык күршеләренең, шәһәрдәшләренең ачык күңелле һәм ярдәмчел булуларын күрсәткән. Ә менә Волгоград һәм Шахты (Ростов өлкәсе) халкы үзләрен бөтенләй яклаучысыз хис итә икән. Шахтыда яшәүчеләрнең берсе «өйгә кадәр кайту озак, урам этләре кешеләргә ташлана», дип язган. Икенчесе карт агачлардан һәм канализация люкларының булмавыннан зарланган. Шулай ук янәшәдәге заводлар һәм җинаятьчелекнең үсеше турында язучылар да булган. Россия башкаласында яшәү дә бик үк куркынычсыз түгел икән, ул - 31нче, Санкт-Петербург 42нче урында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев