Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Курсантларны котладылар

Түбән Кама шәһәре һәм районының 60 мәктәбендә яңа уку елы башлану уңаеннан бәйрәм тантаналары узды. Белем бирү йорты бусагасын барлыгы 28 меңнән артык бала атлап керде, шуларның 3500е - беренче сыйныф укучылары. 29нчы мәктәптә бәйрәмне хәтта өч мәртәбә үткәргәннәр: биредә 2 меңнән артык укучы белем алачак, беренчеләр генә дә сигез...

Түбән Кама шәһәре һәм районының 60 мәктәбендә яңа уку елы башлану уңаеннан бәйрәм тантаналары узды. Белем бирү йорты бусагасын барлыгы 28 меңнән артык бала атлап керде, шуларның 3500е - беренче сыйныф укучылары.
29нчы мәктәптә бәйрәмне хәтта өч мәртәбә үткәргәннәр: биредә 2 меңнән артык укучы белем алачак, беренчеләр генә дә сигез сыйныф булачак.
Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусында 252 курсант укыячак, шуларның 41е уку йорты бусагасын беренче тапкыр атлап керде. Биредә түбәнкамалылар гына түгел, Удмуртия, Башкортстан, Чувашия, Киров өлкәсе, Пермь якларыннан да килеп укыйлар. Кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләрне Белем көне белән РФ Президентының Идел буе федераль округы буенча тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һ.б. котладылар.
«Кадетларга белем бирү җәмгыятьтә аерым урын алып тора, чын милләтпәрвәрләр тәрбияләргә ярдәм итә. Погоннар йөртү - горурлык һәм җаваплылык ул!» - дип ассызыклады Алексей Сухов.
Егетләргә теләкләрен Түбән Кама мэры да җиткерде. «Татарстан кадетлар корпусы - шәһәребезнең үзенчәлекле белем бирү йортларының берсе. Биредә гражданин, Ватан сакчысы өчен кирәк булган сыйфатлар тәрбияләнә. Боларның барысына да укытучыларыгыз өйрәтәчәк. Корпуста сезнең өчен барлык шартлар да тудырылган. Кадетларны, әти-әниләрне, укытучыларны яңа уку елы белән котлыйм. Сезгә уңышлар, куйган максатларыгызга ирешүегезне телим», - диде Айдар Метшин.
Уку программасына хәрби хезмәт белән таныштыру да керә. Теләгәннәр бию, музыка, рәсем ясау белән шөгыльләнә ала. Кадетлар корпусын тәмамлаган егетләргә югары хәрби һәм юридик
белем алырга мөмкинлек бирелә. Узган ел нәтиҗәләре буенча, түбәнкамалылар республикакүләм этапта - 8, Россия этабында 1 мәртәбә җиңүгә ия булды.
«КаДетство» проекты Идел буе федераль округында Россия Оборона министрлыгы ярдәме белән 2013 елдан тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта кадетлар корпусларында 1500 бала белем ала, шуларның 220се - аз керемле, 244е - күп-балалы гаиләләрдән, 95е - ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X