Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен

Шәһәрнең террорчылыкка каршы һәм хокук бозу профилактикасы буенча ведомствоара комиссияләре, Түбән Кама муниципаль районының оператив төркеме катнашында утырыш узды. Очрашуда күзәтү органнары, шәһәр җитәкчеләре һәм территориаль сайлау комиссияләре рәисләре һ.б. катнашты. Комитет белән җитәкчелек итү вазифаларын Түбән Кама мэры Айдар Метшин үз өстенә алды. Утырышта сүз РФ Президентын сайлауга әзерлек...

Шәһәрнең террорчылыкка каршы һәм хокук бозу профилактикасы буенча ведомствоара комиссияләре, Түбән Кама муниципаль районының оператив төркеме катнашында утырыш узды. Очрашуда күзәтү органнары, шәһәр җитәкчеләре һәм территориаль сайлау комиссияләре рәисләре һ.б. катнашты. Комитет белән җитәкчелек итү вазифаларын Түбән Кама мэры Айдар Метшин үз өстенә алды.

Утырышта сүз РФ Президентын сайлауга әзерлек һәм аны уздыру вакытында террорчылык һәм экстремизм профилактикасы буенча чаралар күрү, яшьләр арасында аңлату эшләрен оештыру турында барды.

18 мартта илдә елның иң төп сәяси вакыйгаларының берсе булачак. Эчке эшләр идарәсе начальнигы Владимир Ветлугин сайлау көнендә җәмәгать куркынычсызлыгы буенча күреләчәк чаралар турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта барлык сайлау участоклары тикшерелә. Шәһәрдә алар - 82,районда, - 33.

Әлеге эшнең максаты - террорчылыкка каршы чаралар үтәлешен тикшерү. Сайлау көнендә участокларда полиция хезмәткәрләре, шулай ук шәхси сак предприятиеләре һәм муниципаль полиция хезмәткәрләре дежур торачак. Эчке эшләр идарәсендәге оператив штабта сайлау комиссияләре вәкилләре белән очрашулар узды, социаль челтәрләрне тикшерү бара.
Кызганычка, Түбән Камадагы кайбер сәүдә үзәкләренең җитәкчеләре бирелгән күрсәтмәләрне үтәүне кирәк тапмаганнар. Мәсәлән, сакчылар юк, видеокүзәтү системасы эшләми яки видеокамералар начар сыйфатлы итеп төшерә, видеоматериаллар озак сакланмый. Шулай ук җир асты парковкаларында куркы-нычсызлык чаралары үтәлми. Эш төркеме, шәһәр сәүдә үзәкләренең җитәкчеләрен җыеп, әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә дигән карарга килде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев