Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Куркыныч уеннар

Хәзерге вакытта Интернет челтәре аша балигъ булмаганнарны еш кына законнарны бозу яки куркыныч эшкә этәрү турында күп сөйләнә. Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Куркынычсызлык Советы утырышы узган. Республика башлыгы әйтүенчә, балалар арасында үз-үзләрен үтерү очраклары кимүгә карамастан, аңа омтылучылар саны югары булып кала бирә. Советлар йортында хокук...

Хәзерге вакытта Интернет челтәре аша балигъ булмаганнарны еш кына законнарны бозу яки куркыныч эшкә этәрү турында күп сөйләнә. Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Куркынычсызлык Советы утырышы узган. Республика башлыгы әйтүенчә, балалар арасында үз-үзләрен үтерү очраклары кимүгә карамастан, аңа омтылучылар саны югары булып кала бирә.
 
Советлар йортында хокук бозу профилактикасы һәм балигъ булмаганнар комиссияләре катнашында «үлем төркемнәре»нә каршы көрәш мәсьәләсе буенча утырыш үтте.
Хәзерге вакытта Дәүләт Думасы тарафыннан үсмерләрне үз-үзләрен үтерүгә этәрүчеләрне җаваплылыкка тарту буенча маддә карала.
Белем бирү идарәсе начальнигы урынбасары Резедә Джалолова әйтүенчә, үлем төр-кемнәре узган елның май аенда активлаша башлаган.
-Ул вакытта үсмерләр ябык җәмгыятьләргә берләшеп, үз-үзләрен үтерү буенча биремнәр үтәгәннәр. Әлеге төркемнәрне ачыклап, япканнар һәм тикшерү эше башланган, - дип аңлата ул. - Уссурийскида яшәүче 16 яшьлек Рина Поленкова поезд астына ташлангач, зур шау-шу чыккан. Үсмер, шулай ук, «үлем төркемнәре»нең берсендә булган. Быел исә шундый төркемнәрнең берсе администраторы Филипп Будейкин кулга алынып, аңа «үз-үзен үтерүгә җиткерү» буенча җинаять эше ачылган.
Әлеге төркемнәрнең әгъзасы билгеләнгән вакытта үз-үзенә кул салырга тиеш булачак. Моның өчен төрле алымнар кулланыла. Мисал өчен, дини әдәбияттан мәгънәсе үзгәртелгән өзекләр урнаштырыла. Балалар сөйләвенчә, көн саен иртәнге сәгать 4.20дә аларга бирем әйтелә, аның үтәлешен кураторга күрсәтергә кирәк.
Еш кына телефоннарга «битараф калмагыз», «балаларыбызны саклап калыйк», «барысына да хәбәр итегез» һ.б. эчтәлектәге хәбәр килә. Бу мәгълүмат ата-аналарны пошаманга салса, балаларда кызыксыну уята. Алар мондый «коткару» төркемнәренә кереп, уенны башлыйлар. Мондый адымга баруны үсмерләр күңелсезлек, буш вакытның күп булуы, дусларның булмавы, үз-үзләрен тикшереп карау нияте, яшисе килмәү белән аңлата.
- Интернет челтәрен тикшерү вакытында укытучылар һәм ата-аналар Түбән Камада 1500 баланың капкынга эләгүен ачыклаганнар. Аларның күбесе уенга бирелергә өлгермәгән, ә менә 6 бала уенга керешкән. Әлеге төркем турында мәгълүмат Татарстан прокуратурасына җибәрелгән, - дип ассызыклады Резедә Джалолова.
Психологлар фикеренчә, бүген ата-аналарның вакытлары булмау яки битараф булулары сәбәпле, балаларга игътибар, наз җитми. Яки аларга бик катгый таләпләр куела. «Ашарына-эчәренә бар, киемен сатып алам, тагын ни җитми?» диючеләр шактый. Ә бала үз эченә бикләнә, аралашмый башлый һәм юанычны Интернет челтәрендә - виртуаль дөньяда таба. Шуңа күрә әти-әниләр белән җыелышлар, әңгәмәләр, семинарлар уздырыла. Мәктәптә балалар өчен психологик уеннар, сыйныф сәгатьләре үткәрелә.
Куркынычсыз Интернет - мөмкин булмастай әйбер. Киләчәк буын сау-сәламәт булып үссен дисәк, өстәмә рәвештә спорт, иҗади һ.б. түгә-рәкләргә йөрүләренә ирешергә кирәк. Моның өчен Түбән Камада барлык мөмкинлекләр тудырылган. Ниндидер яраткан эше бар икән, вакыт табып, бергәләп эшләгез, мактарга онытмагыз. Балаларга игътибарны кызганмагыз.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев