Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Көтеп алынган шатлык

1 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красный Ключ бистәсендәге «Мирас» район мәдәният йортын ачу тантанасында да катнашты.

Биредә 254 һәм 50 кешелек ике концерт залы урнашкан. Тавыш яздыру студиясе, хореография бүлмәсе заман таләпләренә җавап бирә. Китапханә дә үзгәрде. Элек ул мәдәният йортының икенче катында урнашса, хәзер беренче катка күчерелде. Аның аерым керү урыны бар. Бу өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә уңайлы. Китап фонды 20 мең данәдән артык. 1 сентябрьдә биредә балалар залы ачылды. Бер атнадан олылар залы да эшли башлаячак.
Барлык төзекләндерү эшләренә 32 миллион сумга якын акча киткән.
Президент шулай ук «Кама» пляжын да карап узды. Быел биредә төзекләндерү эшләре дәвам итте. Пляжга чиста ком кайтартылган, елга төбе чистартылган, душ керү һәм чишенеп-киенү өчен уңайлы бүлмәләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары, шулай ук «көчле ихтыярлы» кешеләр өчен аерым урын булдырылган. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев