Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Көтеп алынган бәйрәм

Әзерләнәләр

Түбән Камада Бөек Җиңү көненә әзерлек тулы куәттә бара. Үзиреклеләр Георгий тасмалары тарата башлаганнар.
Акция биюләр белән үрелеп барган, эстафеталар да уздырылган. Тасмаларны 9 майга кадәр таратачаклар. Шулай ук егетләр һәм кызлар ветераннарның өйләренә барып ярдәм иткәннәр, җыештырганнар. 
Ә Җиңү монументы янында парад репетицияләре бара. Быел тантаналы сафта 27 «тартма» булып, 700 дән артык кеше узачак дип көтелә. Шулар арасында мәктәп укучылары, студентлар, кадетлар, полиция хезмәткәрләре һ.б. 
Тагын бер яңалык: Татарстандагы барлык Бөек Ватан сугышы һәйкәлләренә һәм мемориалларына тәүлек әйләнәсенә сак куелачак. Бу аларны мәсхәрә кылуны булдырмау максатыннан оештырыла. Әлеге объектлар Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан бәйрәм тәмамланганчы күзәтү астында булачак. 

Җиңү көнендә безне ни көтә?

9 майда Җиңү бәйрәме уңаеннан, Түбән Камада күп кенә чаралар уздыру планлаштырылган. 
10.00 сәгатьтә Мәңгелек ут янындагы мәйданда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг узачак. 11.00 сә-гатьтә Красный Ключ бистәсенең «Мирас» мәдәният йорты каршында «Җиңү көне мәңге хәтердә!» дигән концерт башланачак. «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар 15.00 сәгатькә шәһәр музее янына җыелалар. 17.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Җиңү мае – данлы бәйрәм ае!», шул ук вакытта Лемаев мәйданында «Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт!» дигән концертлар күрсәтеләчәк. Шулай ук кичке сәгать 5тә «Гаилә» паркында «Мәңгегә хәтердә» дип аталган бәйрәм программасы оештырыла. 21.30 сәгатьтә Мәңгелек ут янында «Хәтер шәме» акциясе үтәчәк. Төнге сәгать 10 да Җиңү монументы янында бәйрәм салюты яңгыраячак.  

Беркем дә онытылмый

Шәһәребездә «Батырлар юллары буйлап» автомотойөреше узды. Анда катнашучы сугыш ветераннары, автомәктәпләрдә укучылар, студентлар алты авыл аша үтте. 
Төркем Җиңү монументы каршыннан кузгалды. Гадәттәгечә, алда мотоцикллар, алар артыннан хәрби йөк машинасы, автомобильләр узды. «Түбән Камада Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары туган. Хәзерге вакытта шәһәрдә һәм районда 35 монумент урнаштырылган. Бу – безнең тарихыбыз, безнең хәтеребез», – дип ассызыклап үтте ветераннар советы рәисе Григорий Китанов. «Батырлар юллары буйлап» акциясе беренче тапкыр Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уң-еннан оештырылган иде һәм шул вакыттан ел саен уза. 

Игътибарлы булыгыз!

Бәйрәм уңаеннан оештырылган тантаналы чаралар вакытында шәһәрдә кайбер юллар ябылачак.   
9 майда 15.00-17.30 сәгатьтә «Үлемсез полк» акциясе вакытында Төзүчеләр урамының җөп санлы йортлар ягы, Химиклар-Төзүчеләр урамнары боҗрасыннан алып Лемаев скверына кадәр, Октябрьнең 50 еллыгы урамыннан алып Спорт урамының чатына кадәр юллар ябылачак. 
Актүбә-Спорт урамнары һәм Гагарин урамының бер өлешендә 7.30-13.00 һәм 21.00-23.00 сәгатьтә автобуслар йөреше үзгәрәчәк. 5 нче һәм 55 нче маршрут: Төзүчеләр ур. – Химиклар ур. – Вахитов ур. – Гагарин ур. һәм алга таба гадәти маршрут буенча. 5а маршруты:  Гагарин ур. – Вахитов ур. – Химиклар ур. – Төзүчеләр ур. һәм алга таба гадәти маршрут буенча. 10 нчы маршрут: Химиклар ур. – Вахитов ур. – Гагарин ур. – Урман ур. һәм алга таба гадәти маршрут буенча.
15.00-17.30 сәгатьтә Үзәк базар тукталышыннан узучы автобуслар схемасы да үзгәрә. 1 нче маршрут: (кайту) Вокзал ур. – Корабельная ур. – «Лагуна» күңел ачу үзәге – (борылыш) – Корабельная ур. – Автовокзал. Автовокзалдан кузгалучы 5а, НКЦ дан кузгалучы 25 нче һәм 34 нче  маршрутлар: Вокзал ур. – Корабельная ур. – Студентлар ур. һәм алга таба гадәти маршрут буенча. 59 нчы маршрут (НКЦ дан кузгала): Вокзал ур. – Корабельная ур. – Химиклар ур. (сулга) һәм алга таба гадәти маршрут буенча.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев