Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Көтеп алынган мәшәкатьләр

Каенлы авылының мәдәният йортында капиталь ремонт башланды. Ул республика программасы кысаларында башкарыла. - Менә бусы - безнең балалар өчен түгәрәк бүлмәсе. Биредә яңа тәрәзәләр куелган, идәннәр тигезләнгән, җылы үткәргеч торбалар сузылган, - дип аңлата Каенлы авылының мәдәният йорты директоры Фәүзия Әхмәтшина. Әлеге вазифаны ул инде 35 ел дәвамында башкара. Биредә...

Каенлы авылының мәдәният йортында капиталь ремонт башланды. Ул республика программасы кысаларында башкарыла.
- Менә бусы - безнең балалар өчен түгәрәк бүлмәсе. Биредә яңа тәрәзәләр куелган, идәннәр тигезләнгән, җылы үткәргеч торбалар сузылган, - дип аңлата Каенлы авылының мәдәният йорты директоры Фәүзия Әхмәтшина. Әлеге вазифаны ул инде 35 ел дәвамында башкара.
Биредә әлегә пычрак, тузан, бүлмәләрдә һәм коридорда чүп һәм ватык кирпечләр ята. Мәдәният йортына - 40 ел. Бу вакыт эчендә концерт залында гына капиталь ремонт ясалган. Анысы да 30 ел элек. Залның бизәлгән купшы диварлары һәм түшәме мәдәният йортының горурлыгы булган, әмма тузган канализация системасын, идәннәрне һәм тәрәзәләрне алыштырырга кирәк.
Әлеге зал ремонттан соң, заманча һәм зәвыклы булыр дип өметләнә авыл халкы. Сәхнә зур, шуңа күрә артистларга чишенеп киенү һәм декорация бүлмәләре төзү өчен мөмкинлек бар. Түшәмне яңарту, диварларны үзгәртү көтә. Җылыту системасы да тулысынча алыштырылачак.
Мәдәният йортында еш кына кичәләр, концертлар, спектакльләр уздырыла: үзешчәннәр дә катнаша, танылган артистлар да килә.
Хәзерге вакытта «НФ-Строй» подрядчы компаниясе тарафыннан җылылык системасы алыштырыла, бәдрәф ясала, су кертелә. Язын исә бинаның тышын ремонтлауга күчәчәкләр.
Каенлыда, чыннан да, зур эш башкарыла. Ул гыйнвар аеның беренче көннәрендә үк башлана, әмма кайчан ахырына якынлашачагы - билгесез. Шулай да, каенлылар көтәргә риза. Ә ремонттан соң ачылган бинада зурлап аның 40 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкләр.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев