Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Көтеп алынган кунаклар

Түбән Камага тәҗрибә һәм белемнәре белән уртаклашу максатыннан Башкортстанның атказанган артистлары һәм профессиональ педагоглары килде. Алар башкорт халык биюләре, җырлары, гомумән, иҗаты белән кызыксынган шәһәрдәшләр өчен мастер-класслар үткәрделәр. - Мондый чара шәһәребездә беренче мәртәбә уздырыла. Шуңа күрә Башкортстанның Мәдәният министрлыгына, халык иҗатының республика үзәгенә, Бөтендөнья башкортлар корылтаена, республиканың стратегик тикшеренүләр...

Түбән Камага тәҗрибә һәм белемнәре белән уртаклашу максатыннан Башкортстанның атказанган артистлары һәм профессиональ педагоглары килде. Алар башкорт халык биюләре, җырлары, гомумән, иҗаты белән кызыксынган шәһәрдәшләр өчен мастер-класслар үткәрделәр.
- Мондый чара шәһәребездә беренче мәртәбә уздырыла. Шуңа күрә Башкортстанның Мәдәният министрлыгына, халык иҗатының республика үзәгенә, Бөтендөнья башкортлар корылтаена, республиканың стратегик тикшеренүләр институтына рәхмәтемне җиткерәсем килә, - дип шатлыгын яшерә алмый «Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе Гали Хәсәнов.
Түбән Каманың «Сал Урал» ансамбле хатын-кызларына башкорт халык биюен башкару буенча мастер-классны танылган хореограф Әнвәр Шәфыйков уздырды. Хәрәкәтләр төгәл һәм матур итеп үтәлгән кебек тоелса да, өйрәнергә әле күп кирәк.
Күрше бүлмәдә исә курай моңы яңгырый. Теләгән һәр кешене әлеге музыка уен коралында уйнарга Рөстәм Баһауов өйрәтә. Уфа белгече әйтүенчә, элек башкортларның бер бәйрәме дә курайсыз узмаган.
Актерлык осталыгы һәм башкорт халкының фольклор материаллары белән Сәйдә Ильясова таныштыра. Танылган режиссер, солист, вокалчы Түбән Кама артистлары эшчәнлегенә югары бәя бирде.
- Шунысы куандыра - кешеләр матурлыкка омтылып, тормышларын ямьләндерер өчен, түгәрәкләрдә һәм Халыклар дуслыгы йортында шөгыльләнеп, талантларын үстерәләр. Үз халкының данын күтәрәләр, - ди ул.
Башкортстан кунаклары Түбән Камада бер көн булды. Шуңа да, мастер-класска килүчеләр файдалы мәгълүматны күбрәк алып калырга тырышты. Алар әйтүенчә, мондый кызыклы дәресләрдән соң, Түбән Камадагы башкорт милли тормышы яңа сулыш алып, тагын да җанланып китәчәк.
- Без бик күп киңәшләр ишеттек һәм канәгать калдык. «Түгәрәк өстәл» артында Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты Аппаратының баш белгече Марат Гыйльманов һәм республиканың стратегик тикшеренүләр институты хезмәткәре Рафил Асылхуҗин башкортлар турында кызыклы фактлар сөйләделәр һәм китаплар бүләк иттеләр, - ди Гали Хәсәнов.
Шунысы да бар, мастер-класслар Башкортстан мәдәнияте көннәре уңаеннан үткәрелә. Чараны үткәрү киләсе елга билгеләнгән. Түбән Камада яшәүче башкорт халкының яңартылган чыгышларын шул вакытта күреп булачак. Атказанган артистлар һәм профессиональ педагоглар безнең шәһәрдән кала, Яр Чаллы, һәм Казанда үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Альбина ВӘЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев