Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Котлыйбыз

Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле түбәнкамалылар! Сезне чын йөрәктән Бөек Җиңү Көне белән тәбрик итәм! Әлеге гомумхалык бәйрәме үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбыз азатлыгын батырларча яулап алган, шәһәрләребезне һәм авылларыбызны сугыш хәрабәләреннән торгызган данлыклы җиңүчеләр буыны белән бәйле. Кызыл Армия солдатлары һәм офицерлары меңнәрчә чакрым сугышчан юл...

Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!
Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Сезне чын йөрәктән Бөек Җиңү Көне белән тәбрик итәм!
Әлеге гомумхалык бәйрәме үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбыз азатлыгын батырларча яулап алган, шәһәрләребезне һәм авылларыбызны сугыш хәрабәләреннән торгызган данлыклы җиңүчеләр буыны белән бәйле.
Кызыл Армия солдатлары һәм офицерлары меңнәрчә чакрым сугышчан юл үтеп, фронтның һәр көнендә һәм һәр сәгатендә батырлык, кыюлык, фидакарьлек күрсәтеп, 1418 көн һәм төн буена дошман белән канкойгыч көрәш алып бардылар - җиңүгә юл шулай салынды. Бу авыр елларда безнең районнан гына да сигез меңнән артык кеше сугышка алынып, аларның яртысы диярлек кире әйләнеп кайтмады. Тылда булганнар да, үз-үзләрен аямыйча, икмәкнең соңгы валчыгына кадәр фронтка озату өчен тырыштылар.
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Гаять кырыс һәм изге булган әлеге көрәш көннәре ерагайган саен, кешеләр күңелендә Бөек Җиңүнең әһәмиятен аңлау хисе арта бара. Без сезнең бүгенге көннәрне күрә алмаган полкташларыгызны хөрмәт белән искә алабыз. Сугышчан һәм тыныч вакыттагы хезмәтегез, актив тормыш рәвешегез өчен сезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш иябез. Бөек Ватан сугышы фаҗигасе безгә хәзерге заманда килеп туган куркыныч хәлләр белән көрәштә бердәм һәм бергә булырга кирәклекне аңлатып тора.
Барлык ветераннарыбызга әле тагын озак елларга нык сәламәтлек һәм күңел күтә-ренкелеге, якыннарының игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәүләрен, барча түбәнкамалыларга - тыныч күк йөзе һәм имин көннәр телим!
Бәйрәм белән, Бөек Җиңү көне белән.
Айдар Метшин,
Түбән Кама муниципаль
районы башлыгы,
шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X