Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан, иң җылы һәм ихлас котлауларымны кабул итегез!
Тормышыбызда күп нәрсә үзгәрсә дә, бу бәйрәм халыкларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булып кала. Өлкән буын кешеләре өчен 1 Май – элеккечә үк, Бердәмлек көне, ә яшьләр өчен – язгы яңарыш, табигать һәм кеше энергиясен символлаштыра. Бу бәйрәмне әти-әниләребез дә билгеләп үткән һәм без дә әлеге традицияләрне яшь түбәнкамалыларга тапшырабыз.
Безнең җир элекке буыннар тарафыннан салынган искиткеч хезмәт, җитештерү һәм мәдәни традицияләр белән дан тота. Бурычыбыз – әлеге күркәм башлангычларны саклап калу гына түгел, аларны арттыру, баету да. Үзебезнең гаилә, шәһәр, авыл һәм республика иминлеге өчен нигезне безнең һәркайсыбыз үз куллары белән булдыра. Чөнки кечкенә эшләрдән дә зур үзгәрешләр барлыкка килә. Түбән Кама шәһәре һәм районы халкы бу хакыйкатьне көндәлек нәтиҗәле хезмәт һәм фидакарьлек белән раслый. Тормышыбызны бергәләп, балаларыбыз өчен тагын да яхшырак итә алачагыбызга ышанам!
Барлык түбәнкамалыларга тынычлык, җылылык һәм яктылык, кызыклы эш, яңа хезмәт казанышлары һәм җиңүләр телим. Бу бәйрәм көннәре һәрбер йортка сәламәтлек, бәхет һәм иминлек алып килсен.
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев