Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Олы көнне (Пасха) бәйрәм итүче хөрмәтле православие динендәгеләр һәм барлык түбәнкамалылар!

Сезне Олы ураза тәмамлану һәм Христосның терелеп тору бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйм!
Бу якты бәйрәм йөрәкләргә рухи шатлык өсти, гаделлекнең тантана итүенә өмет уята, дин тотучыларны православие кыйммәтләре һәм идеаллары тирәсендә берләштерә, мәдәни һәм рухи традицияләрне кире кайтара.
Православие җәмәгатьчелеге вәкилләре, мөселманнар белән беррәттән, Түбән Кама җирендә динара һәм милләтара татулыкны ныгытуга, рухи үсешкә зур өлеш кертәләр. Безнең бердәмлек мәдәниятләрне баетуга, югары әхлакый идеалларга, үзара мәрхәмәтлелеккә нигезләнгән. Шунысы куанычлы: дини һәм рухи кыйммәтләрне торгызу кирәклеген көннән-көн күбрәк түбәнкамалы аңлый, шуннан көч һәм киләчәккә ышаныч алып яши. 
Пасха бәйрәме Түбән Каманың һәр йортына тынычлык, иминлек һәм игелек белән керсен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы йөрәкләрегезне җылытсын. 
Түбәнкамалыларга барлык өметләренең һәм яхшы башлангычларының тормышка ашуын телим. Тынычлык, игелек һәм мәхәббәт сезгә!
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев