Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Хөрмәтле түбәнкамалылар һәм сугыш ветераннары! Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән тәбрик итәм!

9 май – барыбыз өчен дә үзенчәлекле һәм бик кадерле көн. Чөнки ул – һәр гаилә тарихының бер кисәкчеге, Ватанны саклаучыларның батырлыгын, бердәмлеген һәм көчен символлаштыра. Бу бәйрәм көнендә безнең һәркайсыбыз Бөек Ватан сугышы геройларына карата рәхмәт һәм горурлык хисләре кичерә. Алар арасында Түбән Кама муниципаль районында туып үскән кешеләр дә шактый. Аларның якты истәлекләре йөрәкләребездә мәңге сакланыр.
Быел без берничә юбилей датасын билгеләп үтәбез: якташыбыз – Советлар Союзы Герое Селиверст Васильевич Давыдовның тууына – 100 ел, тулы «Дан» орденнары кавалеры Василий Михайлович Варфоломеевның тууына 95 ел була. Бөек Җиңү варислары булу – зур дәрәҗә. Без ата-бабаларыбызның батырлыгы турындагы хатирәләрне күп гасырлар дәвамында керсез сакларга тиешбез. Туган илебезнең иминлеге өчен сугышта һәлак булган каһарманнарга мәңгелек дан! 
Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашканнарның тол хатыннары һәм сугыш чоры балалары! Сезнең батырлыгыгыз ныклык һәм зур ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш үрнәге булып калыр. Сезнең алдыгызда баш иябез. Сугышсыз яшәлгән бәхетле тормышыбыз өчен рәхмәт сезгә. Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, озак елларга җитәрлек күңел күтәренкелеге һәм Түбән Кама районында яшәүчеләрнең барчасына бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! 
Бөек Җиңү бәйрәме белән!
Айдар МЕТШИН,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев