Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Конкурста җиңүчеләр билгеле

Түбән Каманың 55 еллыгына багышланган “Түбән Камам, сиңа багышлыйм” дип аталган әдәби әсәрләргә конкурс игълан ителгән иде. Конкурста барлыгы 31 кеше үз иҗат җимешләрен поэзия, проза, драма һәм публицистика жанрында тәкъдим иткән...

Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, язучы, “Туган як” газетасы баш мөхәррире Фәрит Имамов, “Данко” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Венера Зәйнуллина һәм журналист Алтынай Әхмәтовадан торган мәртәбәле жюри бәйгегә нәтиҗә ясады.

“Проза” номинациясендә 1 нче урын – Лилия Актуганова (“Мамонтенок Юрик” хикәясе); 2 нче урын – Нурзия Мирхазова (“Бәхет орлыгы” хикәясе); 3 нче урын-Дмитрий Филиппов ( “Приключения бельчат в парке “Семья” хикәясе); 3 нче урын – Земфира Гарифуллина ( “Төнге маҗаралар” хикәясе).

“Шигърият” җиңүчеләре: 1нче урын – Рәсимә Нәбиуллина (Түбән Кама турында татар телендә шигырьләр циклы); 1 нче урын – Әлфия Юдина (Түбән Кама турында рус телендә шигырьләр циклы); 2 нче урын – Борис Пермин ( “Нижнекамск” шигыре). “Публицистика” номинациясендә: 2 нче урын – Лилия Актуганова (“Два ордена” очеркы); 2 нче урын - Илһамия Гаффарова ( “Шәһәрем, сиңа багышлыйм!” очеркы).

“Драма” номинациясендә: 1нче урын - Фәтхулла Абдуллин (“Кайтыгыз, торналар!” драмасы). Бу авторларның әсәрләре шәһәрнең 55 еллыгына багышланган юбилей җыентыгына кертеләчәк. Моннан тыш, җыентыкта шәһәрдә яшәүче төрле һөнәр ияләренең иң яхшы иҗат җимешләре дә урын алачак.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X