Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күлдәвекләр, урамнар чисталыгы, өмәләр...

Үткән ял көннәрендә кар бик нык эри башлап, юлда урыны-урыны белән ерып чыккысыз күлдәвекләр хҮткән ял көннәрендә кар бик нык эри башлап, юлда урыны-урыны белән ерып чыккысыз күлдәвекләр хасил итте. Юл аша урамның икенче ягына чыга алмыйча, баштанаяк пычрак суга коендырып узучы машиналар агымына, аннан юлдагы кар суы күлләренә аптырап...

Үткән ял көннәрендә кар бик нык эри башлап, юлда урыны-урыны белән ерып чыккысыз күлдәвекләр хҮткән ял көннәрендә кар бик нык эри башлап, юлда урыны-урыны белән ерып чыккысыз күлдәвекләр хасил итте. Юл аша урамның икенче ягына чыга алмыйча, баштанаяк пычрак суга коендырып узучы машиналар агымына, аннан юлдагы кар суы күлләренә аптырап карап тору гадәти хәлгә әйләнде. асил итте. Юл аша урамның икенче ягына чыга алмыйча, баштанаяк пычрак суга коендырып узучы машиналар агымына, аннан юлдагы кар суы күлләренә аптырап карап тору гадәти хәлгә әйләнде.

Менделеев урамындагы 32нче һәм янәшә-тирәдәге йортларда яшәүчеләр, шулай ук 2нче трамвайга утырып хатын-кызлар консультациясенә, кан бирү станциясенә килүчеләр мондый хәл белән һәр яз-көз очраша. Җәйләрен дә, коеп яуган яңгырдан соң, биредәге трамвай борылышы тирәсе күлне хәтерләтә. Аның сәбәбен ачыклаучы да, җәяүлеләр юлындагы мондый су-киртәләрне бетерү чарасын күрүче дә юк. Сәбәбе, мөгаен, яңгыр-кар суы агызыла торган рәшәткәле махсус чокырларның булмавындадыр. Элегрәк олы юл читендә рәшәткәле тимер уентылар күзгә чалынып кала иде... Казан шәһәрендә яңгыр суы коеларын кабаттан ясарга керешкәннәр, дип ишеткән идек. Бездә ничектер - анысын редакциябез журналисты шушы көннәрдә ачыклап газетага язма әзерли.
Яз җиткән икән инде, кыш буе кар астында күмелеп, күздән яшеренеп яткан чүп-чарны җыештыру, вакытлыча кар түгү урыннарына кайсыдыр мәгънәсезләре китереп аударган төзелеш һ.б. калдыкларын чистартып, шәһәрне матурлау зарур. Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин да шул хакта сөйләде. Тирә-якны чүп-чардан арындыру буенча апрель башыннан Татарстан күләмендә уздырыла торган санитар ике айлыкта Түбән Кама шәһәрендәге һәм районындагы һәрбер оешма һәм предприятиенең, мәктәп укучыларының, сту-дентларның - кыскасы һәркемнең катнашуы мөһим булуын искәртте. Берничә этапта үтәчәк әлеге чис-талык акциясе барышында шәһәркүләм «санитар чәршәмбе»ләр һәм шимбә өмәләре оештыру буенча, башкарма комитет җитәкчесенең карары да чыккан инде. Башлык 1 Май бәйрәменә шәһәр дә, районыбыз авыллары да тулысынча тәртипкә китерелергә тиеш дигән таләп куйды. «Түбән Кама муниципаль районы үзенең урамнары һәм ишегалларының тәртиптә, чиста булуы белән һәрчак аерылып торды», дип ассызыклаучы Башлык үзләренә беркетелгән биләмәләрдә өмәләр оештыру эшен һәр оешма-учреждение җитәкчесенең үз күзәтүендә тотарга тиешлеген дә телгә алды.
Күмәк өмәләр дә үтәр, урамнарыбыз һәм ишегалларыбыз да чистарыр. Әмма озаккамы? Әгәр дә автобус һәм трамвайдан төшкәч, кулыбыздагы билетны аяк астына ташламасак, туңдырма, сагыз һ.б. кәгазьләрен тотып бәрмәсәк, тәмәке төпчеген җиргә ыргытмасак, балконнан чүп-чар томырмасак һәм кием-салым тузанын какмасак (тагын да саныйммы, әллә җитеп торырмы?!), яши торган йортыбыз, ишегаллары һәм шәһәребез чис-та, тәртиптә булыр. Юкса, күпчелек йортларның подъездына кермәле түгел, сасы, сыер абзарыдай шакшы. Һаман да бер нәрсәне чәйнимдер, әмма дөресе шул: мин һәм тагын иллегә якын кеше яши торган йорт подъездын, бас-кыч мәйданчыкларын, чүп-чар түгү урынын, ишегалларыбызны шәһәр читендәге коттеджларда торучы шәһәр түрәләре килеп пычратмый. Аларны сүгүдән туктап, чис-тарак булырга өйрәник, яки кәкәй иткән җиренә яткан пычрак сыердай көн итә бирик.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев