Туган як

Химиклар проспектында яңгырлар аркасында юлны төзекләндерү 11 июньгә кадәр озайтылган

Тиешле Һава шартлары булмау сәбәпле, Түбән Каманың Химиклар проспектында юлны ремонтлау 11 июньгә кадәр озайтылган.

Бу хакта ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Химиклар проспектының так ягында Корабельная урамыннан Көньяк урамына кадәр асфальт җәю эшләре бара. Шул сәбәпле, бу участокта хәрәкәт чикләнгән. Шулай ук, 10, 56 һәм 59 нчы автобусларының маршрутлары үзгәргән.

Элегрәк хәбәр иткәнчә, 15 июньнән Түбән Камада җәмәгать транспортында йөрү кыйммәтләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: