Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Хезмәт хакы арткан

Түбән Камада уртача хезмәт хакы 44822,2 сум тәшкил итә.
Ә республика буенча бу күрсәткеч 36,2 мең сум гына. Аерым алганда, шәһәребезнең эре предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы – 58067 сум, кече һәм урта предприятиеләрдә – 33327,3 сум икән. Быелның гыйнвар-сентябрь айларында хезмәт хакы узган елның шул чорына караганда, 5,9 процентка арткан.

«Калдыкларны – керемгә»

21 декабрьдә шәһәребездә шундый исемдәге чара үтәчәк. Бу көнне махсус урыннарда тотылган кәгазь, калай банкалар һәм полиэтилен пакетлар тапшырырга мөмкин.
Тотылган кәгазь – килограммы 5 сум, калай банка – 25 сум, полиэтилен пакет 3 сумнан кабул ителәчәк. Шулай ук, иске пластик капкачларыгызны да кабул итү пунктына тапшырырга була: аларны 10.00 –10.30 сәгатьләрдә – «Домовой» сәүдә үзәге каршында; 10.40 – 11.10 сәгатьләрдә – яңа «Эссен» сәүдә үзәге янында; 11.20 – 11.50 сәгатьләрдә – Гагарин урамындагы «Эссен» сәүдә үзәге тукталышы янында; 12.00 – 12.30 сәгатьләрдә – Бызов базары каршында кабул итәләр.

«Ел тәрбиячесе» исеме алган

Түбән Камада «Ел тәрбиячесе – 2020» конкурсы узды.
Иҗади көрәштә 74 тәрбияче катнашты. Финалга аларның унысы гына үтте. Ә «Ел тәрбиячесе» исеменә 92нче балалар бакчасыннан Эльвира Фәйзрахманова лаек булды. Беренче өч призлы урынга чыккан тәрбиячеләр, зона конкурсында Түбән Кама данын яклаячаклар. Ел саен үткәрелеп килә торган бу конкурс тәрбиячеләр өчен тәҗрибә уртаклашу, яңа технологияләр белән танышу мөмкинлеге бирәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев