Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Фермерларга ярдәм итәләр

«Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча җирле фермерларга 5 335 000 сум бүлеп бирелгән. Бу акчага 13 мең тавык сатып алынган.
«ТРда фермерлык эшен башлаучы» программасы буенча тагын дүрт түбәнкамалыга 9 миллион сум акча тапшырылган. Шундый ук сумма коллектив-фермерлык хуҗалыкларны оештыруга һәм үстерүгә бирелгән. Районда 26 мини ферма эшләп килә.

ГТО тапшыралар

«Хезмәткә һәм оборонага әзер!» Шәһәрдә ГТО нормаларын тапшыралар.
Сынауларны мәктәпләрдә, һөнәри уку һәм югары белем бирү йортларында үткәннәр. Тиздән чират башкарма комитет җитәкчеләренә дә җитәчәк. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Казанга шәһәребез данын акларга 10 кешелек команда барачак.

Күңелләрен күрделәр

Автошәһәрчектә начар күрүчеләрне велосипедларда йөрттеләр.
Рәис Шәехов әйтүенчә, мондый акцияләр башка илләрдә һәм шәһәрләрдә күптән уздырыла. Түбән Камада мондый чаралар, нигездә, якшәмбе көннәрендә уза. Яңгыр яуганда, башка көнгә күчерелә. Рәис рульдә була, педаль әйләндерә, пассажир да мөмкинлеге булса ярдәм итә. Велосезон ахырына якынлаша, киләсе елда мондый акция ешрак уздырылыр, диләр активистлар.

«Кама таңнары» чакыра

27 октябрьдә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе үзенең яңа сезонын ачып җибәрә.
Әдәби утырышлар һәр атна якшәмбесендә 16.00 сәгатьтә башлана. Җирле шагыйрьләр, язучылар һәм, гомумән, каләм тибрәтүчеләр Халыклар дуслыгы йортына (Химиклар урамы, 74 б) килә алалар. Әдәби салон 221нче бүлмәдә урнашкан. Рәхим итегез!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X