Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халыкка уңайлыклар тудырып

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгенең Түбән Камада 2015 елдан бирле эшләүче филиалы, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма буларак, тулысынча федераль таләпләргә туры китерелгән.

Халыкка уңайлы булсын өчен күпфункцияле үзәкнең урнашкан урынын һәм анда бару юлларын күрсәткән махсус элмә такталар ясалган. Алар барлыгы 12 урында булачак.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгенең Түбән Камадагы филиалы хезмәт күрсәтүдә республика күләмендә алдынгы урыннарны били. Биредә халыкка теркәү хезмәтләре, хөкемгә тартылган булу-булмау хакында белешмәләр бирү хезмәте, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү һ.б. хезмәтләр күрсәтелә. Күпфункцияле үзәк бинасында башкарма комитет идарәләре, техник инвентаризация бюросы, «Ак барс-Мед» иминият компаниясе вәкилләре, эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү үзәге, халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүче башка оешма вәкиллекләре урнашкан, узган елдан «Россия Почтасы» бүлекчәсе эшли башлаган, документлар өчен фотога төшү хезмәте дә ачылган.   

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X