Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Кешеләргә ихлас һәм ихтирамлы булды...»

Түбән Камада узган депутатлар сессиясендә муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказинаның яңа вазифага күчүе турында игълан ителде.

Хәзер ул «Түбән Кама нефтехим»да генераль директор ярдәмчесе вазифасын башкарачак. Әмма Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары вазифасыннан китсә дә, депутатлар корпусы составында эшләвен дәвам итәчәк.
Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин сүзләренчә, өч дистә елга якын вакытын муниципаль хакимият органнарында тырыш хезмәт куйган тәҗрибәле җитәкченең китәргә карар кылуы – Түбән Кама муниципаль районы Советы өчен дә көтелмәгән яңалык.
«Янәшәңдә озак вакытлар, турыдан-туры элемтәдә торып эшләүче кешеләр турында бу мәңгегә шулай дәвам итәр дип уйларга күнеккәнбез. Әмма һәр нәрсәнең ахыры булган кебек, уртак хәрәкәт, уртак эш тә кайчан да булса тәмамлана. Бу – вакыйгаларның табигый барышы. Шуңа да карамастан, моны кабул итү бик үк җиңел дә түгел», – дип үз фикерен белдерде әлеге хәлгә шәһәр-район хакимияте җитәкчесе.
Эльвира Долотказинаның җирле үзидарәне формалаштыруда, сайлаулар үткәрүдә, шәһәр һәм район советлары эшен координацияләүдә, күп кенә масштаблы проектларны эшләтеп җибәрүдә башкарган ролен билгеләп: «Эльвира Рәфгать кызы теләсә кайсы җитәкче өчен бик мөһим сыйфатларга ия: ул – кешеләргә ихлас һәм ихтирамлы, алар алдында зур җаваплылык хисе тоя, Түбән Кама районын чын күңелдән ярата. Аның Мактаулы гражданнар, шәһәрнең беренче төзүчеләре белән актив эшчәнлеге, Түбән Каманың беренче җитәкчеләре һәм ветераннары истәлеген мәңгеләштерү буенча башкарган эшләре шул хакта сөйли», – диде Айдар Метшин.
«Бу бинага килеп эшли башлавыма егерме җиде ел вакыт узды. Тормышымның шундый зур этабы тәмамлануга ышанасы да килми, – дип белдерде Эльвира Долотказина үзенең уй-кичерешләрен. – Әлеге залда утыручыларның һәркайсына рәхмәтлемен. Без бергә булдык, без бер идеягә эшләдек. Чөнки барыбыз да кече Ватаныбызны – районыбызны һәм шәһәребезне яратабыз һәм аның алга таба да үсүе өчен тырышабыз. Мин намуслы эшләргә тырыштым, һәрберегезне хөрмәт иттем, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым... Мин сезнең белән хушлашмыйм, бары тик күрешкәнчегә кадәр саубуллашам гына».

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X