Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кешеләр иминлеге — беренче урында

Тынычлык проспектындагы яңа урнаштырылган «лежащий полицейский» нормага туры килә.

Шәһәрнең Тынычлык проспектында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша. Хәзер кайбер урыннарында брусчаткалар урнаштырырга һәм алыштырырга, яктыртуны җайга салырга һәм төймәле светофор куярга кирәк. Болар 2023 елда тәмамланырга тиешле төп эшләр генә. Яз көне аларны дәвам итәчәкләр әле. 

Түбәнкамалылар Тынычлык проспектындагы 37 нче йорт янындагы юл аша чыга торган кайбер урыннарның торышыннан канәгать түгел. Гомумән, проспекттагы тротуарлар кешеләр өчен авыр тема булып кала бирә: ватылган брусчаткалар, юлларның аска иңгәнлеге, шуның аркасында еш кына су җыелып тору, шулай ук бордюрларның уңайсыз биек булуы.

Башкарма комитетта боларның барысы да юлларны капиталь ремонтлауга бәйле дип аңлаталар: борчылырга кирәкми, монда тәртип урнаштырылачак, диләр.

«Мәсәлән, менә бу тукталышта полотнаны бордюрга туры китерү өчен, аны күтәрергә кирәк. Монда сүтү, җыю кебек шактый зур эшләр таләп ителә. Сәүдә объекты белән шулай ук нәрсәдер эшләргә туры киләчәк. Мондый күләмле эшләрнең барысын да киләсе елда караячакбыз. Быел, кабатлап әйтәм, юл полотнасын максималь җәю һәм җәяүлеләр юлларын формалаштыру бурычы куелды», — дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе Роман Булатов.

Мәсәлән, быел ишегалларына керү-чыгу урыннарының берничәсендә җәяүлеләр юллары барлыкка килде. Күп кенә автомобиль хуҗалары мондый карар белән риза түгел, билгеле. Ләкин кешеләрнең иминлеге беренче урында булырга тиеш. Тынычлык проспектында яңа «лежащий полицейский»лар да шул ук максат белән урнаштырылган һәм алар нормада билгеләнгән таләпләргә туры килә. 

«Кызганычка каршы, машиналарның җәяүлеләрне бәрдерүләре саны артты. Ул һәрвакытта да участокта ремонт бару белән бәйле түгел. Шулай да, безнең бурыч — куркынычсызлыкны тәэмин итү, җәяүлеләрнең гомерен саклап калу», — ди Булатов.

Вариант буларак, төймәле светофорлар урнаштыру ярдәм итә ала. Хәзер юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе әгъзалары аларның кайда аеруча кирәклеген хәл итәргә тиеш. Ел ахырына кадәр шундый бер светофор «Рамус Молл» янында пәйда булачак. Моннан тыш, капиталь төзекләндерү кысаларында, җәяүлеләр һәм магистраль юлларны яктыртуны башкарасы калган. Ә менә киләсе елга Корабельная, Студентлар, Гагарин һәм Менделеев урамнарын төзекләндерү планлаштырыла.

Анжелика Степанова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев