Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кемгә – бәла, кемгә – акча

Урамга чыксаң, күп кенә кеше медицина маскасыннан йөри. Димәк, коронавирустан курыкмасалар да, шикләнәләр.

Кибеттә сатучылар, элемтә салоннары хезмәткәрләре аңлашыла инде, көненә күпме кеше белән эш итә бит алар. Хәтта машина йөртүчеләр дә салонда маска киеп утырганнар. Анысы нигәдер инде? Әмма күп кенә даруханәләрдә ул да, антисептик та юк.

Беренче тапкыр маскаларга кытлык март башында күзәтелгән иде. Даруханәләргә кайтса да, кешеләр кабы-кабы белән сатып ала тордылар. 30 мартта бирелгән мәгълүмат буенча, Татарстанда 761,6 мең медицина маскасы бар. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасы яза.

Татарстанда 761,6 мең медицина маскасы: даруханәләрдә – 2484 данә, хастаханәләрдә – 615123 данә, күпләп сату оешмаларында – 144 мең данә

Тик республикада 3,8 миллионнан артык кеше яшәвен исәпкә алганда, бу сан – диңгездә бер тамчы. Әле кайчандыр берничә сум торган масканың бәясен дә шактый арттырып куйганнар. Иренеп тормадым, интернет аша бәяләрен белештем.

Бер тапкыр кулланыла торган маска: Махачкалада – 2 сумнан, Уфада – 10 сумнан, Әлмәттә – 55 сумнан, Казанда – 56 сумнан, Тольяттида – 100 сумнан сатыла икән.

Кызганычка, Түбән Кама бәяләре турында берни әйтә алмыйм, чөнки интернет кибетләрдә дә, мин кергән даруханәләрдә дә алар юк! Дөрес, хәлдән һәркем үзенчә чыга. Кемдер интернет аша заказ биреп кайтарта. Алай да куркыныч, маска сатып алам дип, акча югалту очраклары теркәлгән. Кемдер үзе тегә. Бу эшкә иң беренчеләр булып күп профильле көллият студентлары кереште.

Мондый вакытта төрле гаҗәеп хәлләр дә була. Әйтик, Оренбург өлкәсендәге Гай шәһәрендә бер эшмәкәр 44 мең маска сатып алып, бушлай кешеләргә тараткан. Түбән Кама студентлары да хәйрия акциясе оештырып, полиция хезмәткәрләренә 300 данә маска тапшырганнар. Әмма күп кеше, паникадан файдаланып, акча эшләп калырга тели. Өйләрендә тегеп сатучылар да көннән-көн үрчепме-үрчи. Ул масканың бәясе 40-60 сумнар тирәсе тәшкил итә. Аларны берничә тапкыр кулланырга мөмкин, ләкин, «Роспотребнадзор» кайбер таләпләрне үтәү мөһимлеген кисәтә.

Тукымадан тегелгән масканы башта юарга, аннары киптереп, үтүкләргә, 2-3 сәгать кигәч, кабат юарга һәм үтүкләргә кирәк!

Белеп торыгыз! Медицина маскалары, беренче чиратта, авыручыларга кирәк!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев