Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күңелләрендә туган телебезгә хөрмәт яши

20 февральдә без - шәһәребезнең бер төркем аксакаллары - Зур Афанас авыл җирлегенең «Ручеек» балалар бакчасында Халыкара туган тел ункөнлеге уңаеннан оештырылган чарада катнаштык. Әлеге бакча тәрбиячеләре арасында, рус милләтеннән булсалар да, татар телен әйбәт белүчеләр бар икән. Алар балаларны да татарча сөйләшергә һәм җырларга өйрәтәләр. Чараны башлаганда, балалар бакчасы...

20 февральдә без - шәһәребезнең бер төркем аксакаллары - Зур Афанас авыл җирлегенең «Ручеек» балалар бакчасында Халыкара туган тел ункөнлеге уңаеннан оештырылган чарада катнаштык.
Әлеге бакча тәрбиячеләре арасында, рус милләтеннән булсалар да, татар телен әйбәт белүчеләр бар икән. Алар балаларны да татарча сөйләшергә һәм җырларга өйрәтәләр. Чараны башлаганда, балалар бакчасы мөдире Екатерина Слесарева кунакларны саф татарча сәламләде. Балалар татар һәм рус телләрендә сәхнәләштерелгән «Аулак өй» тамашасын күрсәттеләр. Зур Афанас авыл җирлеген рус милләтеннән булган Николай Бурмистров җитәкли. Ул татар телен камил белә, сөйләшә, хәтта шигырьләр яза һәм матур итеп җырлап та җибәрергә мөмкин. Җыелыш барышында ул: «Без туып үскән авылда татарлар, руслар, удмуртлар һәм башка милләт вәкилләре татар телендә иркен аралашып, дустанә яшәдек», - диде. Татар телен камил белүе Николай Александровичка эшендә дә ярдәм итә икән.
Соңгы вакытта балаларга татар телен өйрәтү буенча җәмгыятьтә күп кенә бәхәсләр күтәрелә. Тел мәсьәләсенә битараф булмаган бик күпләрне борчыган кебек, бу хәл аксакалларны да бик борчый. Шуңа күрә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында очрашу вакытларында татар теленең чиксез бай булуы хакында даими аңлатып торабыз.
Үзенең акыллы фикерләре белән уртаклашкан авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров бездә уңай тәэсир калдырды. Шулай ук бу юнәлештә бердәм эш алып барган мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, ата-аналар һәм, бигрәк тә, балалар бакчасы хезмәткәрләре игътибарга лаек.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы, аксакаллар шурасы әгьзасы Фәтхулла Абдуллин балалар бакчасы коллективына барлык аксакаллар исеменнән рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә балаларны туган телдә патриотик рухта тәрбияләүләрен теләде. Шулай ук бу коллективка үзенең «Җан җылысы» исемле китабын бүләк итте.
Кичә Габдулла Тукайның «И туган тел» җыры белән тәмамланды.
Мансур
ШӘРӘФЕТДИНОВ,
Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Автор фотосы.
Фотода: Зур Афанас авылы балалар бакчасында
узган чарадан күренеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X