Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күңелләребезгә илһам алып...

50 еллык тарихы булган «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе каләм ияләре узган елны уңышлы гына тәмамладылар. Эшләгән эшләребез дә байтак икән. 2017 ел сәяхәтләргә дә бай булды. Бер төркем шагыйрьләр халкыбызга күренекле шәхесләрне мул биргән Актанышта кунакта булып кайтты. Табигатьнең сихри матурлыгы, очрашуның серле мизгелләре хәтерләрдә бүгенгедәй саклана. Аксубай төбәгенең Иске...

50 еллык тарихы булган «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе каләм ияләре узган елны уңышлы гына тәмамладылар. Эшләгән эшләребез дә байтак икән.
2017 ел сәяхәтләргә дә бай булды. Бер төркем шагыйрьләр халкыбызга күренекле шәхесләрне мул биргән Актанышта кунакта булып кайтты. Табигатьнең сихри матурлыгы, очрашуның серле мизгелләре хәтерләрдә бүгенгедәй саклана. Аксубай төбәгенең Иске Кармәт авылында Хәсән Туфан музеенда узган очрашу да - матур бер хатирә. Яңа Чишмә районы Зирекле авылындагы кичә дә күңелләргә тирән уелды. Районыбызның Колмакчы авылында да шигъри җанлылар яши икән. Фәнүзә Сабированың бу авылга атап язган шигыре халыкны әсир итте.
Без һәр җирдә үзебезнең иҗат белән генә таныштырып калмыйбыз, халык арасындагы иҗат кешеләрен дә барлыйбыз. Китапханәләрдә, «Шәфкатьлелек» үзәгендә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, «Шифалы», «Корабельная роща» санаторий-профилакторийларында даими очрашуларда, яңа проектларда катнашабыз.
Арабыздан киткән иҗатташларыбызның каберләрен зиярат кылырга да онытмыйбыз. Китапханәләрдә даими рәвештә очрашулар уздырып, иҗатыбыз белән таныштырабыз. Шәһәребездә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан, әле дәрт-дәрманнары ташып торган өлкән яшьтәгеләр аена ике мәртәбә «Яшьлегем чишмәләре» кичәләренә җыела. Габдулла Тукай исемендәге китапханә методисты Әнфисә Фәйзетдинова андый кичәләрне бик күңелле итеп оештыра. Гомумән, Тукай китапханәсендә очрашулар, бәйрәм-кичәләр көн саен диярлек булып тора, халык бик яратып, күпләп йөри, шагыйрьләр бик теләп катнаша, китапханә сайтында игъланнар бирелеп барыла.
Шиһабетдин Мәрҗәнинең 200 еллыгына багышланган чараларның беренчесе «Нефтехимия» көллияте укучылары һәм шагыйрьләр катнашында узды. Китапханәче Гөлфия Мусина танылган мәгърифәтченең бай иҗади мирасыннан тирән эчтәлекле шигырь әзерләгән. Башка чаралардан аермалы буларак, балаларның игътибар белән тыңлап, сорауларга дөрес җавап бирүләре безне сөендерде. Җиңүчеләр сертификатларга ия булды.
Кол Гали исемендәге милли китапханәдә узган чарада да булдык. Әнисә Дәүләтшина чыгышын тыңладык, китап күргәзмәсен карадык. Шул ук көнне Әхсән Фәтхетдинов музеенда Рәшит Тимериев һәм Фирдәвес Зарипов күргәзмәләренең ачылу тантанасында катнаштык. Кыскасы, болай да тыгыз вакытларыбызны гаиләләребездән өзеп, барлык чараларда актив катнашабыз. Җырчылардан аермалы буларак, түләү сорап тормыйча, чакырган җиргә барып яки үзебез оештырып, куана-куана үзебез иҗат иткән шигырьләрне сөйләп кайтабыз. Бу гамәлебез татар телен пропагандалау да бит әле.
Тиздән каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне җитә. Һәр елдагыча, чарада «Илһам» иҗат коллективы шагыйрьләре генә була. Искәрмә буларак, былтыр 11нче мәктәптән укытучылары белән бер төркем укучылар килгән иде. Ни өчендер, күпчелек мәктәп коллективлары мондый чараларга катнашмый.
Аксакаллар шурасы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия апа Бәйрәмова белән очрашу мизгелләре дә онытылмый. Разил Вәлиев конкурсына 60лап баланың иҗат эшләрен тикшереп, анализ ясап, урыннар билгеләүгә дә озак еллар «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җаваплы. Быел үзебезнең өлкән буын язучыбыз Фәтхулла Абдуллинның 80 яшьлек юбилей кичәсен гөрләтеп уздырдык. Каләмдәшебез Никифор абый Тукмачевның тальян моңнары белән үрелеп барган кичәләребез тагын да җанлана.
Китап чыгару зур хезмәт, матди чыгымнар таләп итсә дә, тырышып китаплар чыгарабыз, халыкка җиткерәбез. 60-80 яшьтә булуга карамастан, күпләребез укып яки эшләп тә йөри әле. Нурулла абый Габдуллин 3нче һәм 22нче мәктәпләрдә шахматчылар клубын җитәкли, Рәмзия Вәлиева исә хатын-кызлар җәмгыятендә эшли, Рәфыйк Әхмәди Сухрау авылы мәчетендә азан әйтә. Арабыздагы хөрмәтле укытучыларыбыз һаман да мәктәп тормышы белән белән кызыксынып, иҗади дуслыкта яшиләр.
Форсаттан файдаланып шунысын да искәртим: әдәби иҗат белән шөгыльләнүче һәм каләм тибрәтүче түбәнкамалыларны Халыклар дуслыгы йортында урнашкан әдәби салоныбызда уза торган утырышларга чакырабыз.
Рәмзия ВӘЛИЕВА,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.
Фото https://vk.com/wall-82992103 сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X