Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың 140ка якын ир-егете Казандагы әзерлек пунктына юл тотты

26 октябрь көнне түбәнкамалылар Казандагы әзерлек пунктына мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең дүртенче төркемен озатты.

Тантана «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы янында узды.

Бүген Казандагы әзерлек пунктына якынча 140 кеше китте.

Сугышчылар белән хушлашырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре килде.

Аларны озатырга кадетлар да җыелган иде: курсантлар кулларына флаглар тотып шәhәр урамнары буйлап колонна төзегән иде.

Исегезгә төшерәбез, өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләрне озатулар 24, 29 сентябрьдә hәм 25 октябрьдә узды. Барлыгы – өч йөзгә якын кеше җибәрелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев