Туган як

Кайнар суның кайчан булачагы билгеле

Түбән Камада кайнар суның кайчан булачагы билгеле булды.

Бу хакта Түбән Кама администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТЭЦ-2 дә челтәр насосларын туктату сәбәпле, шәһәрдә челтәр суын циркуляцияләү һәм җылыту туктатылды.

 Ремонт-торгызу эшләре 27 май көнне кичке 18.00 кадәр төгәлләнәчәк дип планлаштырыла.

“Әмма шәһәрдә кайнар су шунда ук килә башламаячак, чөнки эшләрдән соң бөтен системаны җайга салу өчен күпмедер вакыт кирәк булачак. Барлык җаваплы хезмәтләр хәзер аны торгызу өстендә оператив эшлиләр”,-дип ассызыкладылар матбугат хезмәтендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: