Туган як

Кайбер йортлар салкын сусыз калды

Түбән Камада Гагарин урамындагы 17 нче йорт янында су торбасы тишелү нәтиҗәсендә, шәhәрнең кайбер йортлары салкын сусыз калды.

Бу хакта «ПЖКХ-17» идарәче компаниясе хәбәр итә.

Ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, Гагарин урамының 27, 29 һәм Менделеев урамының 12, 14 нче йортларына салкын су бирү туктатылган.

Биредә яшәүчеләргә суны Менделеев урамындагы 12 нче йорт янындагы су ташу машинасыннан алырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: