Туган як

"КамскийАртек" тәрбияләнүчеләре өчен янгын кәүсәсеннән "янгыр” оештырганнар

Түбән Кама янгын сүндерүчеләре «КамскийАртек» балалар лагерында булганнар.

Бу хакта Түбән Кама районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

ПСЧ-62 коткаручылары балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгәннәр, ут сүндергеч белән ничек файдаланырга кирәклеген күрсәткәннәр, шулай ук, җәйге чорда суда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәргәннәр.

Әлбәттә, балалар өчен янгын кәүсәсеннән "яңгыр" да оештырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: