Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Камский бриз» фестивалендә бөтен Татарстан журналистлары җыелды

5 октябрьдә Түбән Камада «Кама бриз» төбәк телекомпанияләренең II фестивале ачылды. Анда республиканың массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре – корреспондентлар, операторлар, алып баручылар җыелды.

Фестивальга Чаллыдан, Әлмәттән, Лениногорскидан, Мамадыштан килүчеләр булды. Барлыгы 19 шәһәр һәм район катнашты: 24 телекомпаниядән 75 кеше килде. Чарада тәҗрибә белән уртаклашу, практика, мастер-класслар булды.

Фестивальнең оештыручылары – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Түбән Кама администрациясе һәм НТР медиахолдингы. Мөхтәрәм кунаклар арасында – Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Түбән Кама мэры Рамил Муллин, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, ТНВ гендиректоры Илшат Әминов, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов, «Татарстан-24» телеканалы гендиректоры Андрей Кузьмин. 

Мастер-классларда журналистларга яңа циффрлы технологияләр, сценарийлар язу һәм ток-шоу ясау сәнгате, яңалык репортажының үзенчәлекләре, оператор һөнәре һәм осталыкның башка серләре турында сөйләделәр.

Танылган спикерлар үзләренең тәҗрибәләре белән, һөнәр серләре белән уртаклашты. Алар арасында «Снег медиа»проекты авторы, конкурсның жюри әгәгъзасы Равил Мукменов та бар.

 Шулай ук жюри составында — «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» генераль директорның мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Светлана Кадыйрова, «Татарстан 24» телекомпаниясенең яңалыклар хезмәте шеф-мөхәррире Сергей Шерстнев, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси тапшырулар дирекциясе баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина, Казандагы Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясенең корреспондент пункты мөдире Станислав Назаров, «Татмедиа»ның медимәктәбе директоры Александр Третьяков, «Татарстан» ДТРК мәгълүмати программаларын алып баручы Алмаз Хәкимов һәм «Татарстан» ДТРК телеоператоры Илдар Галәветдинов.

Фестивальнең кульминациясе – конкурска йомгак ясау. Быел җиңүчеләр «Мәгълүмати программа», «Алып баручы», «Репортаж», «Сторителлинг», «Видеооператор осталыгы», «Иҗат» кебек 12 номинациядә бүләкләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев