Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кама Аланының киләчәге өметле

Кама Аланы кешеләре, «Внешэкономбанк» рәисе урынбасары Ирина Макиева, Татарстан Презденты ярдәмчесе Равил Моратов, икътисад министры Наталья Таркаева һәм муниципаль район башлыгы Айдар Метшин катнашындагы очрашуда, моношәһәр буларак, үз поселокларының үсеш перспективалары һ.б. турында ачыктан-ачык сөйләштеләр. Моношәһәрләр үсеше фондының күзәтчелек советы әгъзасы Ирина Макиеваның Кама Аланына дәүләтнең ничегрәк ярдәм итәчәге турында...

Кама Аланы кешеләре, «Внешэкономбанк» рәисе урынбасары Ирина Макиева, Татарстан Презденты ярдәмчесе Равил Моратов, икътисад министры Наталья Таркаева һәм муниципаль район башлыгы Айдар Метшин катнашындагы очрашуда, моношәһәр буларак, үз поселокларының үсеш перспективалары һ.б. турында ачыктан-ачык сөйләштеләр.
Моношәһәрләр үсеше фондының күзәтчелек советы әгъзасы Ирина Макиеваның Кама Аланына дәүләтнең ничегрәк ярдәм итәчәге турында сөйләве залдагыларда зур кызыксыну уятты. Мәсәлән, быел, Россиянең башка моношәһәрләре белән беррәттән, Кама Аланына да өр-яңа «Ашыгыч ярдәм» машинасы кайтартылачак. Шулай ук, ки-ләчәктә Кама Аланында эшләү шарты белән, укытучы һәм табиб белгечлеге буенча белем алырга теләүчеләрне Россиянең югары уку йортларына җибәрү мөмкинлеге дә тудырылачак.
Очрашуда сүз, башлыча, биредә промышленность секторын үстерү турында барды. Кама Аланында федераль һәм Татарстан бюджеты (95 проценты - федераль бюджеттан) хисабына яңа производство сафка басса, инвесторлар юллар, электр, газ, су тәэминаты, чистарту корылмалары һ.б. төзү мәсьәләсен кайгыртачаклар. Бирелә торган субсидия күләме, турыдан-туры, эш урыннары күплегенә бәйле булганлыктан, Кама Аланының ул яктан да бәхете бар - поселок халкы яңа предприятиегә эшкә урнаша алачак. Моннан тыш, моношәһәрләрдә үз эшчәнлекләрен җәел-дерергә ниятләгән бизнесменнарга еллык ставкасы нибары 5 процентка якын булган займ биреләчәк.
Билгеле булганча, Кама Аланы индустриаль паркы ачылгач, бу поселокта полимер, стретч-плёнка, полипропилен җепләр җитештерелә башлады. Бүгенге көндә ул продукция илебезнең төрле почмакларында урнашкан 13 филиал аша сатыла. Предприятие җитәкчелеге бу төр товар җитештерүне ике мәртәбә арттыру уе белән яна.
Кама Аланы өчен яңа булган тагын бер проект - елына 10 мең тоннага кадәр форель балыгы үрчетү дә күздә тотыла. Шулай ук, посёлокта анальгин, парацетамол кебек дарулар һ.б. җитештерү турында да уйлыйлар.
Мондый проектларны гамәлгә ашыру 1500дән артык кешене эшле итәчәк. Әлбәттә, эш кешесенә ял да кирәк. Бу уңайдан, Кама Аланы башлыгы Александр Павлов «Молодёжный» скверын төзекләндерү, ачык һавада спорт комплексы төзү һ.б. тәкъдимнәрне җиткерде.
Кыскасы, Кама Аланында алга таба да заманча бизнес-проектлар кыю рәвештә тормышка ашырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X