Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кама Аланында яңа сквер

25 октябрьдә Кама Аланы поселогында «Яшьләр» скверы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Кама Аланы башлыгы Александр Павлов катнашты. Камааланлылар өчен бу - көтеп алынган һәм бик әһәмиятле вакыйга. Чөнки заманча төзекләндерелгән ял итү зоналары булдыру идеясен биредә яшәүчеләр...

25 октябрьдә Кама Аланы поселогында «Яшьләр» скверы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Кама Аланы башлыгы Александр Павлов катнашты.
Камааланлылар өчен бу - көтеп алынган һәм бик әһәмиятле вакыйга. Чөнки заманча төзекләндерелгән ял итү зоналары булдыру идеясен биредә яшәүчеләр үзләре тәкъдим итте. Агымдагы елның февраль аенда ук камааланлылар Моногорода.рф сайтында тавыш бирүдә актив катнашып, «Төзекләндерүгә - 5 адым» программасы кысаларында, 100-ләп тәкъдим белән чыкканнар иде. Җәяүлеләр йөрү өчен уңайлы сукмаклары, эскәмияләре, балалар атынгычлары, спорт мәйданчыклары, күңел ачу урыннары булган гаилә паркы төзү - шул тәкъдимнәрнең берсе.
«Сездә мондый сквер барлыкка килүгә мин бик шат һәм киләсе елда яңартылган пляждан да файдалана башларсыз, дип ышанам. Без киләчәктә дә сезне сөендереп, шәһәрегезне тагын да уңайлырак, матуррак итү өчен тырышачакбыз», - дип мөрәҗәгать итте Кама Аланы халкына ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман.
Шунысын да әйтергә кирәк: скверның проектын әзерләү өстендә җирле Түбән Кама архитекторлары Ольга Газизҗанова, Алексей Анисимов һәм Фирдәвис Ханов шөгыльләнгән. Композициянең төп идеясе табигый рельефны саклап калуга нигезләнгән. Шул ук вакытта әлегә кадәр булган җәяүлеләр сукмакларының маршруты үзгәртелмәгән, алар бары тик киңәйтелгән, пандуслар куелган, яхшыртылган.
«Иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча республика программасы кысаларында ачылган «Яшьләр» скверы төрле яшьтәге кешеләрнең ялын файдалы оештыруга тагын бер мөмкинлек ачты. Бу, чыннан да, көтеп алынган вакыйга һәм ул кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, ялларын файдалы оештыруга зур мөмкинлек бирер. Мондый уңай үзгәрешләр алга таба да дәвам итәчәк», - дип белдерде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин тантанада ясаган чыгышында. Кама Аланында яшәүчеләр өчен «Яшьләр» скверы ял вакытларын, барлык бәйрәмнәрне, спорт чараларын үткәрү һәм актив ял итү урыны булуын теләде ул.
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтындагы материалдан файдаланылды.
Руслан Исламов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X