Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кама Аланында Җиңү көне

9 майда Кама Аланында яшәүчеләр поселоктагы Җиңү монументы янына җыелып, бәйрәмне билгеләп үттеләр. Сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен монумент янына куелган эскәмияләргә утырттылар. Ә укучылар һәм хезмәт коллективлары вәкилләре сугышта катнашкан ата-бабаларының портретларын күтәреп уздылар. Митингта катнашучыларны Кама Аланы башлыгы Александр Павлов һ.б. котлады. Монумент янына чәчәкләр куелды. Җиңү аллеясендә...

9 майда Кама Аланында яшәүчеләр поселоктагы Җиңү монументы янына җыелып, бәйрәмне билгеләп үттеләр.
Сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен монумент янына куелган эскәмияләргә утырттылар. Ә укучылар һәм хезмәт коллективлары вәкилләре сугышта катнашкан ата-бабаларының портретларын күтәреп уздылар.
Митингта катнашучыларны Кама Аланы башлыгы Александр Павлов һ.б. котлады. Монумент янына чәчәкләр куелды. Җиңү аллеясендә ветераннар чыршылар утыртуда катнашты, ә аннары аларны табынга чакырдылар.
Бүген Кама Аланында 11 фронтовик яши, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ветераннарының тол хатыннары - 130дан артык. Сугыш чорында Кама Аланыннан һәм күрше Беляхча авылыннан фронтка 403 кеше китеп, аларның 92се генә әйләнеп кайта алган...
Галина МИТИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев