Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кама Аланы пенсионерлары укый

Быел Кама Аланындагы 3000 пенсионердан 200гә якыны, өлкән буын университетында бушлай компьютерда эшләргә өйрәнәчәк, татар телен үзләштерәчәк һәм үзенең иҗади сәләтен үстерәчәк. Түбән Кама шәһәрендә бишенче елын эшли торган һәм инде бер меңгә якын пенсионерны үзенә җәлеп иткән әлеге проект Кама Аланында әле шушы елда гына тормышка ашырыла башлады. Поселоктагы...

Быел Кама Аланындагы 3000 пенсионердан 200гә якыны, өлкән буын университетында бушлай компьютерда эшләргә өйрәнәчәк, татар телен үзләштерәчәк һәм үзенең иҗади сәләтен үстерәчәк.
Түбән Кама шәһәрендә бишенче елын эшли торган һәм инде бер меңгә якын пенсионерны үзенә җәлеп иткән әлеге проект Кама Аланында әле шушы елда гына тормышка ашырыла башлады. Поселоктагы «Алан» яшьләр үзәге, Боз сарае, ике урта мәктәп һәм колледж белгечләре пенсионерларны атнага ике мәртәбә укытачаклар. Программаның һәр-кайсы 72 сәгатькә исәпләнгән.
Бу университетта уку - үз хез-мәт юлын төгәлләгән өлкән буын кешесенә, вакытын файдалы итеп
уздыру өчен, яңа белем үзләштерү мөмкинлеге. «Вакытны файдалы итеп уздыру, ул әле җырлап-биеп йөрү генә түгел, ә үз-үзеңне рухи үстерү дә, - дип әйтеп үтте Кама Аланында өчен буын университетын ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.
- Вакыт бер урында гына тормый,яңа технологияләрне, электрон техниканы өйрәнү, чит телләр үз-ләштерү мөһим».
Кама Аланы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Сәлахетдинов та, тантанада ясаган чыгышында уку-өйрәнү өчен беркайчан да соң булмавын, физик һәм акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнүнең кеше тормышын баетуын, өлкәннәр өчен бер-бер-се белән аралашу мөмкинлеге икәнен дә искәртте.
Шулай ук, шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе, муниципаль район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов та пенсионерларны дүрт стена арасында бикләнеп ятмаска, еллар дәвамында туплаган бай тормыш тәҗрибәләренә яшьләрне дә өйрәтергә чакырды. Өлкәннәрнең төп бурычы яшь буынга патриотик тәрбия бирү икәнен дә ассызыклап үтте. Ә яшьләр белән аралашу өчен, әлбәттә, өлкәнәр үзләре дә заманадан калышмаска, үз белемнәрен арттырырга тиешләр. Өченче буын университетына керү өчен, пенсионерга бары тик гариза язу гына таләп ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев