Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Каеннар янган

"Көнкүреш йорты" трамвай тукталышы турысыннан, Шинчылар урамының олы юлы буйлап, үзәк мәчет ягына баручылар күргәндер, ул юлның сул ягында, буйдан-буйга, яшь каеннарның кәүсәләре кап-кара булып утыра. Ямьле аланлыкны хәтерләтеп, матур булып үсеп утыручы каеннарны кызганудан, йөрәгем кысылды. Соңгы бер-ике язда кайсыдыр явыз бәндәләре ул каен полосасына ут төртәләр. Торак-коммуналь хуҗалыктагылар...

"Көнкүреш йорты" трамвай тукталышы турысыннан, Шинчылар урамының олы юлы буйлап, үзәк мәчет ягына баручылар күргәндер, ул юлның сул ягында, буйдан-буйга, яшь каеннарның кәүсәләре кап-кара булып утыра. Ямьле аланлыкны хәтерләтеп, матур булып үсеп утыручы каеннарны кызганудан, йөрәгем кысылды.

Соңгы бер-ике язда кайсыдыр явыз бәндәләре ул каен полосасына ут төртәләр. Торак-коммуналь хуҗалыктагылар корыган үләннәрдән котылуның шундый юлын тапканнармы, әллә башка берәр сәбәбе бармы?

Шәһәр уртасында түгел, хәтта үз бакчаңдагы корыган үләнгә ут төрткән өчен дә, штраф куркынычы яный. Ул хакта газетадагы хәбәрне укыгач, беркем дә кулына шырпы алмыйдыр... Ә монда үләне-җире белән бергә, күпме агачны яндырганнар!

Шәһәр җитәкчеләре ул тирәдән бер дә үтмиме икән әллә? Үз биләмәләрен атнага бер урап чыгарга вакыт табарга тиештер бит хуҗа кеше?! Район хуҗалыкларында басуларны язгылыкта әллә ничә мәртәбә урый авыл хуҗалыгы җитәкчеләре. Әллә шәһәрдә җитәкче юкмы, әллә җитешә алмыймы?

Әгәр дә "Туган як"ка җиткергән бу хәбәр буенча чара күрелеп, шушы газета аша халыкка җиткерелмәсә, мөгаен, Президент сайтына кәүсәсе янып көйгән каеннар турында язып җибәрергә һәм фотосын да урнаштырырга туры килер.

Язын урманнарга кергән, корыган үләннәргә ут төрткән өчен, штраф салу дигәне сүздә генә калмасын иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев