Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Изге җиргә – изге ният белән

21 майда түбәнкамалылар «Изге Болгар җыены»на барып кайттылар. Быел ул «Россия ислам дөньясы: KazanSummit 2017» халыкара икътисад форумы кысаларында узды һәм, шулай ук, елдагыча, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнеӊ 1128 еллыгына багышланды. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, чарада 40 меӊләп кеше катнашкан. Алар арасында төрле милләт һәм...

21 майда түбәнкамалылар «Изге Болгар җыены»на барып кайттылар. Быел ул «Россия ислам дөньясы: KazanSummit 2017» халыкара икътисад форумы кысаларында узды һәм, шулай ук, елдагыча, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнеӊ 1128 еллыгына багышланды. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, чарада 40 меӊләп кеше катнашкан. Алар арасында төрле милләт һәм дин вәкилләре булган.
Изге Болгарга Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы Альберт Дирзизов, шәһәр мәчетләре имамнары, мөгаллимнәре, төрле оешма вәкилләре, предприятиеләр хезмәт-кәрләре барды.
Изге җир безне аяз көн белән каршы алды. Әйтерсеӊ, биредәге бар кеше - зарыгып көткән кунак. Болгар күрке булган Ак мәчет эчендә дә,
тышында да кеше бихисап: кемдер намаз укый, кемдер аныӊ матурлыгына соклана. Мәчет артында исә - Болгар ислам академиясе. Әле узган ел гына нигез ташы салынып, бүген зур, мәһабәт бинага әверелгән академия. Болгар җыенын ачу тантанасы аныӊ янында узды.
Бирегә килгән дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнеханов, Татарстанныӊ Дәүләт киӊәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарыныӊ рухи үзәк идарәсе мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук, Чечня, Санкт-Петербург, Сирия һ.б. илләр вәкилләре бар иде.
Республика башлыгы бирегә килүчеләрне зур бәйрәм белән котлап, сәламәтлек һәм тынычлык теләде. «Яӊарыш» фондын һәм Болгар Ислам академиясе төзү ниятен хуплаган РФ Президенты Владимир Путинга, шулай ук, Болгарда башкарылган барлык эшләргә иксез-чиксез өлешен керткән Минтимер Шәймиевкә рәхмәтемне белдерәм, - диде ул. - Бу урында туристлар өчен уӊайлы шартлар тудырыла, без бүген 5 йолдызлы кунак-ханә төзелешен карап кайттык, аннан Академия залында киӊәшмә уздырдык. Бу уку бинасында дин галимнәре үзәге булачак. Уртак бурычыбыз - югары квалификацияле белгечләр әзерләү».
Татарстанныӊ Дәүләт киӊәшчесе Минтимер Шәймиев рухи байлык үстерү эшен дәвам итү мөһимлеген ассызыклады: «Болгар Акаде-миясенеӊ урыны биредә - ирекле рәвештә ислам динен кабул иткән җирдә. Болар барысы да бик әһәмиятле. Башкарыла торган эшләр хал-кыбызныӊ рухи көче турында сөйли. Без булдырабыз!»
Үз чиратында, Татар-стан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерүенчә, безнеӊ җиребез ислам галимнәре белән борынгыдан ук дан тоткан. «Алар дини фәннәр буенча белем биргән һәм дистәләрчә китап язып калдырганнар. Мин дә бу академия оешу, берләшү мөнбәре булачак дип өметләнәм», - диде ул чыгышында.
Уку йорты ишекләрен 2 сентябрьдә ачачак, дип планлаштырыла. Хәзерге вакытта исә укытучылар билгеләнә. Җирле белгечләрдән кала, академиягә чит илдән дин галимнәре чакырылачак. Шунысы да бар: ислам академиясенә бары мәдрәсә тәмамлаган яки дин буенча югары белемгә ия булганнар гына кабул ителәчәк.
Түбән Кама Үзәк мәчете имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин әйтүенчә, бу уку йорты бөтен Россия дин әһелләрен, дин өйрәнүчеләрне үзенә тартырга тиеш. Мисал өчен, Түбән Камада да югары белемле, магистратурада укучы яшьләребез күп. «Әлбәттә, аларныӊ остазлары да булырга тиеш, гарәп илләреннән китертми булмаячак. Әмма тиздән үз галимнәребез дә барлыкка киләчәк», - дип ышанычын белдерде хәзрәт.
Чирмешән районы кунагы Минсабит Миншин әлеге академияне татарныӊ киләчәге дип саный. Бирегә Мордовиядән якыннары белән килгән 23 яшьлек Регина Безрукова былтыр бинага нигез ташы салыну тантанасын үз күзе белән күргән һәм бу көнне зур тү-земсезлек белән көткән. «Ѳметләребез акланды, академия бик матур, шундый дәрәҗәле кунакларны күрүебезгә дә бик шат булдык», - дип сөенече белән уртаклашты кыз.
Изге Болгарга чит илдән килгән кунакларныӊ берсе - Согуд Гәрабстаныннан «Россия ислам дөньясы: KazanSummit 2017» форумында катнашучы Хамид Мира. «Татарларныӊ тарихи ватанын, ислам динен кабул итү бәйрәме уңаеннан булган тантананы бик тә күрәсем килде. Мин әлеге урынныӊ бөеклеген тоям, шундый тирән мәгънәле һәм эчкерсез хисле бәйрәмне беренче мәртәбә күрүем. Болгар ислам академиясен төзү мө-һим проект кына түгел, ислам дине үсеше гыйлем алудан башланды», дигән сүзләрен юлдашы Казан ислам университеты укытучысы Рөстәм Нургалиев тәрҗемә итте.
Шәһәрдәшебез, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы Гөлфизә Зөлкәрнаева да сәяхәттән канәгать калды.
Сүзләре буенча, беренче мәртәбә бирегә автобус белән килгәндә шактый барганнар, чөнки әле юллар да салынмаган булган. Бүген исә барысы да башкача: матур, ягымлы, шаккаткыч.
Түбәнкамалылар изге урыннар белән хозурланып йөргән арада, алар өчен аш өстәле әзерләнде. Монда шәһәребездән бер көн алдан килгән пешекчеләр хезмәт куйды. Ризык, кирәк-яраклар, ипиләр - барысын да Үзәк мәчет кайгыртты. Учак өстендәге казанда пешергән пылау телне йотарлык иде. Ашарга да җитте, күчтәнәчкә өйгә алып кайтырга да калды. Пешерүче Алишер Атаджанов әйтүенчә, аӊа 20 килограмм дөге, 15 килограмм ит, 15 килограмм кишер, 200 грамм аш тәмләткеч (зира) киткән. Салат ясар өчен 1 капчык кәбестә кирәк булган. Шунда ук кайнап торган самавырдан чәй дә эчү рәхәт булды. Сүз уӊаеннан, Алишер ел саен Рамазан аенда Үзәк мәчеттә уздырыла торган ифтарга килүчеләр өчен дә пылау пешерә. Бу вазифаны быел да башкарачак. «Мин әзер. Ризыклар сатып алып, эшкә керешәсе генә калды», - ди ул.
Ашап туйгач, намаз укып, дога кылгач, түбәнкамалылар кайтыр юлга кузгалды. Рәт-рәт тезелеп киткән сәүдә палаткаларыннан күчтәнәчләр дә сатып алдылар.
Автобуста кайтканда, күргәннәремне тагын бер искә алдым. Арытты, әмма Изге Болгар җирендә уздырган бер минутыма да үкенмәдем. Тик берничә сәгать эчендә барысын да күреп бетереп булмый. Мөмкин булса, киләктә якыннарым белән махсус килеп, ашыкмыйча гына, бар җирне йөреп чыгарга булыр әле.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев