Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җитәкчеләр белән бергә

НТР телерадиокомпаниясе игълан иткән «Чисталык» акциясендә балалар бакчалары, мәктәпләр, гаиләләр, битараф булмаган түбәнкамалылар катнашты.

Бу юлы 1 нче балалар музыка мәктәбе укытучылары кулларына себеркеләр һәм тырмалар алды. «Шимбә»гә алар күтәренке кәеф белән чыктылар. Кемдер агачларны акшарлый, кемдер себерә, кемдер чүпне капчыкларга тутыра.
«Чисталык» акциясенә коммуналь хезмәтләр дә кушылды. Дөрес, алар бу эшне көн дә башкара. Бу юлы шәһәр урамнарында зур өмәләр уздырырга ният кылганнар. Өстәвенә сафларында җитәкчеләре дә бар – «17 нче торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе директоры Мөнир Шәяхмәтов, «Торак» идарәче компаниясе директоры урынбасары Рамил Ихсанов, «Вокзальная-2» җәмгыяте директоры Оксана Мирясева һ.б.
Алардан соң эстафетаны 5 нче мәктәп һәм 22 нче гимназия кабул итте. 5 нче мәктәп укучылары «Дан» сәүдә үзәге артында көздән калган яфракларны һәм чүп-чарны җыйды. «Бу урынның «хуҗасы» булмагач, ул чистартылмый, димәк, шәһәрне ямьсезләп тора. Шуңа күрә балалар биредә эшләргә тәкъдим иттеләр», – ди мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары Алинә Исмәгыйлева. 8 нче сыйныф малайлары һәм кызлары җитез һәм чиста эшли, шуңа күрә яннан узучы шәһәрдәшләр, рәхмәт йөзеннән, тырыш үсмерләргә алмалар өләштеләр.  
Исегезгә төшерәбез, «Дан» сәүдә үзәге артындагы мәйданны НТР телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә җыештырганнар иде. Әмма биредә эш күп әле. Шуңа күрә бу урынны чистартуга өлеш кертергә теләсәгез, күршеләрегезне чакырып, эшкә керешә аласыз. 
22 нче гимназия укучылары исә уку йортлары тирәсен ямьләндерделәр. Бирегә балалар белән әти-әниләре дә чыкты. Алар бердәм команда булып җыештырдылар, бордюрларны буядылар, чәчәкләр утырттылар. 
«Ялкын» яшүсмерләр клубында шөгыльләнүче балалар да читтә калмаска булды. Малайлар һәм кызлар Сөембикә урамындагы спорт мәйданчыгын тәртипкә китерделәр. Яфраклар җыюдан тыш, тренажерларны да юдылар. Балаларны сибәләп торган яңгыр куркытмады. 
«Ялкын»да 7-17 яшьтәге 120 бала һәм үсмер шөгыльләнә. Алар макулатура, кулланылган батарейкалар җыюда актив катнаша, клуб тирәсен чистарта, газоннарны казып, чәчәкләр утырта.
Хөрмәтле түбәнкамалылар! «Чисталык» акциясендә катнашырга теләсәгез, НТР телерадиокомпаниясенә 40-07-70 номеры белән шалтыратып, гариза калдырыгыз. Шәһәребезне бергәләп ямьләндерик! 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев