Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ит турында белешмәне – электрон вариантта

Электрон хезмәтләргә күчү - заман таләбе. Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында да әкренләп әлеге хезмәтләрне үзләштерә баралар. Бу ел башыннан маллардан алынган продукция турында ветеринарлар белешмәсе электрон формада гына биреләчәге турында ишетергә туры килгән иде. «Меркурий» системасы дип аталган әлеге пилот программага күчү ничек бара соң? Без «Россельхознадзор» дәүләт инспекторы Әнәс...

Электрон хезмәтләргә күчү - заман таләбе. Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында да әкренләп әлеге хезмәтләрне үзләштерә баралар. Бу ел башыннан маллардан алынган продукция турында ветеринарлар белешмәсе электрон формада гына биреләчәге турында ишетергә туры килгән иде. «Меркурий» системасы дип аталган әлеге пилот программага күчү ничек бара соң? Без «Россельхознадзор» дәүләт инспекторы Әнәс СӨЛӘЙМАНОВка бу хакта берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Әнәс Салихҗанович, «Меркурий» системасын башта 2018 елның 1 гыйнварында гамәлгә керә дигәннәр иде. Хәзер 1 июльгә кадәр озайтмакчы булалар ахры?..
- Әлегә озайту турында бездә мәгьлүмат юк. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында «Меркурий»да электрон рәвештә документлар (ЭВСД) 2018 елның гыйнварыннан гамәлгә кермәсә, ягьни 1 июльгә кадәр озайтылса, ул безнең Республикага да кагылачак, әлбәттә. Тик бу озайтуга карап тынычланырга ярамый. Тиз арада бу системага керү мөмкинлеге алырга, тиешле заявление приложениеләре белән, җаваплы кешеләрне билгеләп, тиешле документларны безнең Идарәнең электрон адресына яисә ветеринария баш идарәсе электрон адресына җибәрергә кирәк. Үзләрендә интернет, компьютер, кирәк икән, сканер һәм принтер әзер булырга тиеш. Бу эшләрне үз вакытында башкару кайбер предприятиеләргә, эшмәкәрләргә, бигрәк тә алып-сатучыларга һәм мәктәпләргә, балалар бакчаларына, шифаханәләргә, ял итү базаларына, санаторийларгә кагыла. Җаваплы кеше бу эшләрне башкарганчы бераз тәҗрибә тупларга тиеш, билгеле. «Меркурий» белән ничек эш итә башлау турында безнең сайтка яисә үзәк «Россельхознадзор» сайтына кереп танышырга мөмкин.
- «Меркурий» программасы аша ветеринар озату документы бирү белән кайсы районнар актив эшли?
- «Меркурий» программасы белән Әлмәт, Бөгелмә районнары, Казан, Чаллы шәһәрләре, Tүбән Кама шәһәре һәм районы актив шөгыльләнә.
- Электрон формага күчәргә озак вакыт кирәкме?
- Әгәр барысын да исәпкә алсак, бер эш көне кирәк була! Барлык мәктәпләр, балалар бакчалары, шифаханәләр, медицина учреждениеләре дә электрон форматтагы документлар белән эш итәргә тиеш. Әгәр алар электрон форматта документлар белән эш итүче җаваплы кешеләрне билгеләмәсәләр, киләчәктә аларның берсе дә тиешле ит һәм сөт продукциясен, балык һәм башка азык-төлекне кабул итеп ала алмаячак, ягьни балаларга, авыру кешеләргә яисә ял итүчеләргә ит, сөт, балык һәм башка продукция килеп җитә алмый дигән сүз.
- Шәхси хуҗалыкта үстергән бозавын суеп, ит сатарга теләгән хуҗа электрон документны ничек юллап ала соң?
- Беренчедән, әгәр хуҗалыкта үстерелгән бер баш бозау иткә үз гаиләсе өчен суела икән, ул вакытта электрон документ кирәк түгел. Икенчедән, әгәр дә шәхси хуҗалыкта үстерелгән бозауны суярга һәм итен сатарга алып барырга уйласа, ул вакытта хайван рөхсәт ителгән сугым пунктында гына суелырга тиеш. Анда ул ветеринария таләпләре белән суела, иткә экспертиза ясала, аны дәүләт ветеринария хезмәтендә эшләүче мал табибы (тиешле белеме булган) электрон документ форматына күчерә һәм шуннан соң хуҗа итен кирәк җиргә илтеп сата ала.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X