Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Истәлекле очрашу

Ватан сакчылары көне алдыннан, шәһәребез һәм районыбыз уку йортларында Кораллы көчләр ветераннары һәм ара-бызда инде бик аз калган Бөек Ватан сугышы фронтовиклары белән очрашулар үткәрелде. Шундый очрашуларның берсе 22нче гимназиядә узды. Укучылар янына кунакка элекке фронтовик Николай Матросов һәм хәрби хезмәт ветераны Казбек Ризванов килделәр. Әле күптән түгел генә 90...

Ватан сакчылары көне алдыннан, шәһәребез һәм районыбыз уку йортларында Кораллы көчләр ветераннары һәм ара-бызда инде бик аз калган Бөек Ватан сугышы фронтовиклары белән очрашулар үткәрелде.
Шундый очрашуларның берсе 22нче гимназиядә узды. Укучылар янына кунакка элекке фронтовик Николай Матросов һәм хәрби хезмәт ветераны Казбек Ризванов килделәр.
Әле күптән түгел генә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Николай Дмитриевич сугыш елларында Ерак Көнчыгышта миномет расчеты командиры булып хезмәт иткән. Старшина Матросов Япония милитаристларына каршы сугышта катнашкан.
Ә менә Казбек ага Бөек Ватан сугышы тәмамланган вакытта беренче класс укучысы булган. Фашистларны тар-мар итеп, бөек Җиңү яулаган совет сугышчылары белән горурлану хисе аның күңелендә хәрби кеше, ил сакчысы булу теләге уяткан. Һәм бу хыял тормышка ашкан - ул 27 ел буе стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән.Отставкадагы майор Ризванов, Түбән Каманың сугыш, хезмәт һәм Кораллы көчләр ветераннары советы рәисе урынбасары буларак, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша.
Әлеге хөрмәтле кунак-лар белән бергә очрашуга килгән 8нче, 11нче микрорайоннар советы рәисе Гөлисә Рәшитова укучыларны мондый якташларыбыз белән горурланырга, илебезнең чын патриотлары булып үсәргә чакырды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев