Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ишегаллары нинди хәлдә?

Бу көннәрдә муниципаль район башлыгы киңәшчесе Таһир Камалетдинов җитәкчелегендәге махсус эш төркеме (анда депутатлар, юл хезмәте белгечләре, микрорайоннарның җәмәгать үзидарәсе вәкил-ләре һәм журналистлар кергән) шәһәрнең 2016 елда ремонтлау планлаштырылган йорт ишегаллары торышын тикшерәләр. «Туган як»та инде язылганча, быел Түбән Кама ишегалларындагы юлларны ремонтлау өчен республика бюджетыннан өстәмә 430 миллион сум...

Бу көннәрдә муниципаль район башлыгы киңәшчесе Таһир Камалетдинов җитәкчелегендәге махсус эш төркеме
(анда депутатлар, юл хезмәте белгечләре, микрорайоннарның җәмәгать үзидарәсе вәкил-ләре һәм журналистлар кергән) шәһәрнең 2016 елда ремонтлау планлаштырылган йорт ишегаллары торышын тикшерәләр.
«Туган як»та инде язылганча, быел Түбән Кама ишегалларындагы юлларны ремонтлау өчен республика бюджетыннан өстәмә 430 миллион сум бирелде. Моңа «ТАИФ» компанияләре төркеме тагын 70 миллион сум өстәгәч, җәмгысе 500 миллион булды. Инде телгә алынган эш төркеме исәпләвенчә, бу акча 106 йорт ишегалдындагы юлларны ремонтлау өчен җитәрлек. Беренче чиратта тәртипкә китерелергә тиешле ишегалларының исемлеге төзелгән.
Эшче төркем әгъзалары, аерым алганда, Химиклар урамындагы 80а, 80б, 82а, 82б, Гагарин урамындагы 2нче, 2а, 4нче һәм 8нче йорт ишегалларын карап, ниләр эшләргә кирәклеген ачыкладылар.
Быел ремонтланырга тиешле барлык ишегалларындагы эш күләмен билгеләгәч, проектлар төзеләчәк һәм юл хезмәте белгечләре эшкә керешәчәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X