Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Йорт өлкәннәре ярышты

Конкурс нәтиҗәләре буенча 6 финалистның һәммәсе дә үз номинациясендә җиңүче дип табылды.

Шәһәребез тарихында беренче тапкыр территориаль иҗтимагый үзидарә Советы (СТОС) һәм шәһәр башкарма комитеты тарафыннан оештырылган «Иң яхшы йорт өлкәне» («Лучший старший по дому») дигән конкурс тәмамланды. Өч этаптан торган конкурсның беренчесе 16 октябрьдә башланган иде. Анда һәрбер микрорайонның җиңүчеләре ачыкланды. 

24-25 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында уздырылган икенче этапта унбер кешедән торган ике команда ярышты. Һәрбер йорт өлкәне теоретик һәм гамәли сорауларга җавап бирде, йортта яшәүчеләр белән эшләү тәҗрибәләрен күрсәттеләр. 1, 2, 3 нче урыннарны алган алты кеше 3 нче этапка үтте. 

Йорт өлкәннәренең өсләренә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнлеге беркемгә дә сер түгел — төп эшләреннән тыш алар ишегалды бәйрәмнәрен оештыруда һәм төрле чаралар үткәрүдә катнашалар, йортта яшәүчеләрнең проблемаларын чишүдә ярдәм итәләр. Җәй көне йорт тирәсен тәртиптә тоту, кыш көне тротуарларны, юлларны кардан чистарту һәм башка бик күп төрле мәсьәләләрне хәл итү дә аларның вазыйфасына кагыла. 

Шәһәребезнең тарих битләренә күз салсак, микрорайоннарда территориаль иҗтимагый үзидарә советлары 1999 елның 1 ноябрендә төзелгән. Алар бик тиз арада хакимият белән халык арасын бәйләүче системаның бер өлешенә әйләнделәр. Бүгенге көндә бу оешмаларда 22 рәис, 1006 торак йортның йорт өлкәннәре бар. Уйлап карасаң, бик күп сан килеп чыга! 

Шушы истәлекле датага туры китереп, хөрмәтле кунаклар катнашында 1 ноябрьдә, 38 нче лицейның актлар залында, конкурсның өченче туры уздырылды. 

Бәйрәм, бу структура төзелеше башында торган ветераннарга, микрорайоннарда территориаль иҗтимагый үзидарә советлары үсешенә үзләреннән сизелерлек өлеш керткән керткән өчен, Мактау хатлары тапшырудан башланды. 

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин сәхнәгә чыгып, үзенең мактау сүзләрен җиткерде. «Эшегезнең нигезендә шәһәребездә һәм анда яшәүчеләргә мәхәббәт ята. Бу структурада халыкка сез иң якыны. Үзебезнең уйларыбызны, мәсьәләләребезне сезнең аркылы җиткерәбез. Сезгә таянабыз, бик күп мәсьәләләрне сезнең аркылы хәл итәбез. Сез бик катлаулы эш башкарасыз», — диде ул.

Конкурсантлар арасыннан «иң-иң»нәрен сайлап алу мөмкинлеге Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелинага, Түбән Кама муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамоновка, микрорайоннар депутатлары һәм башкалар катнашындагы жюрига бирелде. 

Өченче этапта катнашучылар үзләренең теоретик белемнәрен күрсәтеп, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Йорт өлкәннәре өчен микрорайоннарда төрле чаралар үткәрү буенча иҗат эшләре тикшерелде.

Вокзал урамының 38 нче йортында, инде 19 ел йорт өлкәне булып торган Земфира Каюмова балалар белән өмәне ничек итеп уен формасында үткәрү тәҗрибәсе турында сөйләде. Җыештырыласы ишегалды мәйданының төрле урыннарына кечкенә сувенирлар яшерелә, ә балалар шуларны табарга тиеш. Кызык бит! 

Бызов урамындагы 18 нче йорт өлкәне Нина Агафонова ничек итеп үзләренең күршеләре белән бергә ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр һәм «Балкыш» социаль приюты балаларына алмаш аяк киеме өчен янчыклар тегүләре, җылы оеклар бәйләүләре турында әйтеп узды. Кыскасы, конкурста катнашучыларның барысының да эшләре кызыклы, мактауга лаеклы иде. 

Жюри җиңүчеләрне ачыкларга бүтән бүлмәгә кереп киткәч, сәнгать иҗат коллективлары, микрорайоннар активистлары концерт куйды. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча 6 финалистның һәммәсе дә үз номинациясендә җиңүче дип табылды. Болар: Лариса Нуриева, Менделеев урамындагы 13 нче йорт — «Гуманитар ярдәм җыю буенча иң әйбәт волонтёр эшләре»; Земфира Каюмова, Вокзал урамы, 38 — «Өмәләр үткәрү буенча иң яхшы эшләр»; Руслан Латыйпов, Төзүчеләр проспекты, 50 — «Йортта яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча иң яхшы волонтёр эшләре»; Ольга Фәйзуллина, Сөембикә урамы, 50 — «ЖКХ мәсьәләләре буенча иң яхшы оештыру эшләре»; Нина Агафонова, Бызов урамы, 18 — «Ишегалдын яшелләндерү буенча иң яхшы эшләр»; Энҗе Мәрданшина, Химиклар проспектындагы 50 нче йорт — «Күршеләр белән мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча иң яхшы эшләр».

Аңлавыгызча, жюри уртак җиңүчене билгеләмәде һәм йорт өлкәннәренә уңышлар теләп, киләсе юбилей елы конкурсының тагын да күңеллерәк уздырылачагына ышаныч белдерде.

Инсаф Кашапов
Фото e-nkama. ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев