Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Инвентаризация уздырылган, алда зур эш көтә

Түбән Камада 20 900 агач утыртылачак. Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры вазифаларын үтәүче Павел Перепелов әйтүенчә, традициягә кергән акция быел да дәвам итәчәк. Язын шәһәрдә 4094 үсенте утыртылды. Быел әлеге эшкә җәмәгать оешмалары да кушылган - «ЭКО-бомба» төркеме тырышлыгы белән, «Гаилә» паркын 700дән артык эрбет агачы һәм зәңгәр...

Түбән Камада 20 900 агач утыртылачак. Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры вазифаларын үтәүче Павел Перепелов әйтүенчә, традициягә кергән акция быел да дәвам итәчәк.
Язын шәһәрдә 4094 үсенте утыртылды. Быел әлеге эшкә җәмәгать оешмалары да кушылган - «ЭКО-бомба» төркеме тырышлыгы белән, «Гаилә» паркын 700дән артык эрбет агачы һәм зәңгәр чыршы бизәп тора. Көзен төркем әгъзалары тагын 500дән артык эрбет утыртмакчы.
Көзен микрорайоннарда, бигрәк тә яңаларында - 9595, магистраль юллар янәшәсендә 11 311 агач утыртылачак: каен, миләш, юкә, сирень үсентеләренә заказ бирелгән. Утырту материалы Корабельная роща урманыннан, «Лента» сәүдә үзәге артыннан, Яр Чаллы ягыннан шәһәргә керү урыныннан, «ТАНЕКО» ГАҖ артыннан һәм Келәтле авылы янындагы яшел массивтан алыначак. Ә менә тупылдан шәһәр хакимияте баш тарткан.
Бу юлы да мондый зур һәм, әлбәттә, кирәкле эштә җәмәгать предприятиеләре, оешмалар хезмәткәрләре ярдәм итәр дип өметләнә җитәкчеләр. Шәһәр халкы да читтә калмас дип уйлыйлар алар.
Түбән Камада тагын бер зур эш башкарылды: моңа кадәр утыртылган агачларны исәпләү максатыннан, шәһәр буенча тулаем инвентаризация үткәргәннәр. Павел Перепелов әйтүенчә, бу эш яшелләндерүдә ихтыяҗ булган урыннарны ачыкларга ярдәм итте. Шунысы да бар, быелгы үсентеләр белән бергә аларның саны 90меңгә якынлашачак.
Шәһәрнең 14 микрорайонында яшеллек тыгызлыгы нормага туры килә. 15ендә үсентеләр күп, әмма нормага җиткерер өчен, утырту эшен дәвам итәргә кирәк. Яшеллеккә иң ярлы урыннар - яңа микрорайоннар.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев