Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Икеләтә шифа алдылар

«Шәфкатьлелек үзәге»ндә Анастасия Усачевага багышланган әдәби-иҗади очрашуда катнашучылар арасында дәваланучылардан, хезмәткәрләрдән башка үзе укыткан 5нче мәктәптән делегация, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсеннән иҗатташ дуслары, бертуган сеңлесе (гармунчы һәм җырчы) бар иде. Тукай китапхәнәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә ханым чараны бик күңелле итеп алып барды. Шуны әйтеп узасы килә: кичәдән...

«Шәфкатьлелек үзәге»ндә Анастасия Усачевага багышланган әдәби-иҗади очрашуда катнашучылар арасында дәваланучылардан, хезмәткәрләрдән башка үзе укыткан 5нче мәктәптән делегация, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсеннән иҗатташ дуслары, бертуган сеңлесе (гармунчы һәм җырчы) бар иде. Тукай китапхәнәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә ханым чараны бик күңелле итеп алып барды.
Шуны әйтеп узасы килә: кичәдән таралышканда, дәваланучылар, икеләтә шифа алдык, диделәр. Ни өчен дигәндә, очрашу шигырьләр, аның сүзләренә язылган җырлар белән аралаштырып алып барылды. Ул җырлар беребезне дә битараф калдырмады.
Анастасия ханым чыгышы белән Мамадыш районы Колышчы авылыннан, җиде бала арасында икенче булып дөньяга аваз салган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары биш яшь булган. Шуңа карамастан, әнисенә басуда көлтә бәйләргә булышудан башка, ул сигез айлык сеңлесен дә караган әле. Аның нәзек куллары пычкы белән утын да кискән, чиләк белән су да ташыган. Кыскасы, балачагы бик җиңел булмаган. Соңыннан ул аларны истәлек итеп шигъри юлларына салган.
Балачагым
минем күңелемдә
«Әкият иле» булып тоела.
Яланаяк йөргән
сукмакларым,
Башак шавы
туган кырымда.
Анастасия Тимофеевна - зур тәҗрибәле, 52 ел стажлы педагог. Укытучылыкка укып бетергәндә, икенче документ итеп, ул әдәби-музыка җитәкчесе булырга таныклык та алган. Ул коллегалары һәм балалар белән уртак тел табып эшли, хезмәтен яратып башкара. Кайчандыр «Энҗе бөртекләре» ансамбленә йөргән укучысы исеменнән, аның әнисе ак чәчәкләр бәйләмен юкка гына бүләк итмәгәндер.
Чыгыш ясаучылар арасында керәшен карендәше Никифор Тукмачев та бар иде. Ул гармунда уйнап җырлады. Гомумән, «Кама таңнары» берләшмәсе әгъзалары каләмдәшләрен бик хөрмәтләделәр (Р.Вәлиеваның «Начтүк түти» дигән шигыре генә ни тора!). Шулай ук «Сүрәкә» ансамбле җитәкчесе Галина Сабирова да Анастасия түти турында һәм аның ансамбльдәге роле турында сәхнәдән бик күп җылы сүзләр әйтте.
Бу күпкырлы талант иясен мин «асылташ» дияр идем. Шәһәребезнең, милләтебезнең якты йөзек кашына сәламәтлек һәм озын гомер, иҗатында уңышлар теләргә уйлаган идем, сәхнәгә чыгарга кыюлыгым җитмәде.
Йөрәктән чыккан гына йөрәкләргә барып җитә дигәндәй, тамашачы бу чарадан үзенә рухи азык җыеп китте. Анастасия Тимофеевнаның бер шигырендә «Картайсам да инде чак кына» дигән сүзләр бар. Сәхнә идәненә нык басып биюе аның чак кына да картаймавын раслый. Яшь биючеләр дә аның кебек матур бии алмый, минемчә.
Васил КАМАЛОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев