Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ике мәртәбә җиңүче

Түбән Кама индустриаль техникумы студенты Айзат Зиннәтуллин Татарстан җыелма командасы составында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia-2017) чемпионатында катнашып, беренче урынны яулады. Айзат әлеге чемпионатта узган ел да катнашкан һәм үзенең беренче алтын медален яулаган. Шунысын да әйтү урынлы: ул һәр икесендә дә «Промышленностьта файдаланылучы робот техникасы» юнәлешендә җиңгән. Краснодар шәһәрендә уздырылган...

Түбән Кама индустриаль техникумы студенты Айзат Зиннәтуллин Татарстан җыелма командасы составында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia-2017) чемпионатында катнашып, беренче урынны яулады.
Айзат әлеге чемпионатта узган ел да катнашкан һәм үзенең беренче алтын медален яулаган. Шунысын да әйтү урынлы: ул һәр икесендә дә «Промышленностьта файдаланылучы робот техникасы» юнәлешендә җиңгән.
Краснодар шәһәрендә уздырылган соңгы чемпионатта икенче урыны - Мәскәү вәкиле, ә өченчене Свердлов өлкәсен-нән килгән студент алган.
Айзат Зиннәтуллинны һәм аның остазы Наталья Грачеваны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз!
* * *
Мәктәп укучылары да сынатмадылар. Түбән-камалылар JuniorSkills III милли чемпионатында җиңүгә һәм төрле бүләкләргә ия булды.
15-19 майда Краснодар шәһәрендә узган бәйгедә Россиянең 56 төбәгеннән һәм Швеция, Нидерланд, Белоруссия илләреннән 305 кеше катнашкан. Мәктәп укучылары 10-13 һәм 14-17 яшьтәгеләр ике төркемдә 19 юнәлештә ярышканнар: «Мобиль робот техникасы», «Лазер эшләре», «Лаборатория химия анализы», «Агрономия» һ.б.
Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, «Лаборатория химия анализы» юнәлешендә 1нче урынга 9нчы мәктәп укучылары Аделина Сатдарова (9нчы сыйныф) һәм Валерия Наумова (8нче сыйныф) лаек дип табылган. Шул ук юнәлештә икенче урынга шулай ук 9нчы мәктәптә белем алучы Агата Гурьянова (5нче сыйныф) ия булган.
Чемпионатка әлеге кызларны 9нчы мәктәпнең химия фәне укытучысы, «Лаборатория химия анализы» юнәлеше буенча Татарстанда бердәнбер, Россия күләмендә өчен-че сертификацияле эксперт(белгеч) Оксана Нуруллина әзерләгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X