Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Игътибарлы булыгыз!

Бу көннәрдә Татарстанның зур шәһәрләрендә, аерым алганда, Казанда һәм Түбән камада, террорчылыкка каршы өйрәнүләр бара. «Террорчылар» ролен Мәскәүдән килгән «Альфа» махсус отряды хезмәткәрләре башкара, диләр. Моның максаты - халыкның уяулыгын тикшерү. 20-40 яшьләрдәге ирләр, читтән килүчеләр булып, эшкә урнашырга, тору урыны эзләргә, кибетләрдә яки даруханәләрдә зур күләмдә химик матдәләр сатып...

Бу көннәрдә Татарстанның зур шәһәрләрендә, аерым алганда, Казанда һәм Түбән камада, террорчылыкка каршы өйрәнүләр бара. «Террорчылар» ролен Мәскәүдән килгән «Альфа» махсус отряды хезмәткәрләре башкара, диләр. Моның максаты - халыкның уяулыгын тикшерү. 20-40 яшьләрдәге ирләр, читтән килүчеләр булып, эшкә урнашырга, тору урыны эзләргә, кибетләрдә яки даруханәләрдә зур күләмдә химик матдәләр сатып алырга, кемнәндер телефон сорап торырга яки эчендә «шартлаткыч» булган сумканы каядыр кертеп бирүегезне үтенергә мөмкин һ.б. «Террорчылар»ның халык күп җыела торган урыннарда (вокзал, зур сәүдә үзәге, кинотеатр һ.б.) «диверсия» оештыруын да көтәргә була. Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте халыкка мөрәҗәгать итә: нәрсәдәндер шикләнсәгез, телефоннан полициянең дежур бүлегенә (02) шалтыратыгыз. Кесә телефоныннан җыю өчен номер: 8-8555-400-200.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев